Кукмара районы һәм Манзарас авыл җирлеге «Алтын көз-2021» Бөтенроссия күргәзмәсендә медаль белән бүләкләнде
Чара Мәскәү өлкәсендге яңа мәйданчыкта – «Патриот» паркында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык экспонент катнашты.
Район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы делегациясе составында, 23нче «Алтын көз-2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Чара Мәскәү өлкәсендге яңа мәйданчыкта – «Патриот» паркында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык экспонент катнашты.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен конкурсының «Авыл территорияләрен комплекслы үсеше белән нәтиҗәле идарә итү - иң яхшы муниципаль район, шәһәр һәм муниципаль округ» номинациясендә Кукмара районы - алтын, «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү буенча иң яхшы муниципаль практика» номинациясендә Манзарас авыл җирлеге көмеш медаль белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев