Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара райондагы шәхси хуҗалыкларда барлыгы 14 меңнән артык мөгезле эре терлек бар, шуның 5 меңгә якыны - савым сыерлар

Районда шәхси хуҗалыклар тәүлеккә уртача 35 тонна тирәсе сөт сава, җәй көне сөт елгаларының күләме 37 тоннага җитә.

Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре сыер асрап көн күрүче авыл халкы өчен бервакытта да актуальлеген югалтмый. Быелгы корылык нәтиҗәсендә килеп туган терлек азыгына кытлык, ашлыкның хакы күтәрелгән заманда хәл аеруча катлаулы. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллиннан еш кына: «Сыер -  ул сезнең акча станогы», - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Матур яңгырамаса да, малны абзар тутыру өчен генә асрап булмый, ул үзен үзе акларга, файда китерергә тиеш. Язмабыз шул хакта.
 
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, райондагы шәхси хуҗалыкларда барлыгы 14 меңнән артык мөгезле эре терлек бар, шуның 5 меңгә якыны - савым сыерлар. Алдагы ел белән чагыштырганда мал саны - 731гә, ә сөтлебикәләрнеке 181гә кимегән. Иң күбе Күкшел (90), Сәрдекбаш (87), Югары Чура (56) җирлекләрендә сыерларын бетергәннәр. Халык телендә бер бутыен (резин итек) салган кеше кабат аны кими, дигән сүз бар. Бу, чыннан да, шулай, сыер асраудан бер туктаган хуҗалык кабат аны булдырмый.

Республика газеталарының берсендә күрше Балтач районында декабрь аенда ук инде хуҗалыктан җыела торган сөтнең бер литрына 29 сумнан түләгәннәр, Арча районында да уртача бәя шул тирә, хәтта аерым җирлекләрдә 30 сум 50 тиенгә дә җитә, дип язганнар иде. Моның сәбәпләре нидә, күрше районнар арасында бәя төрлелегенә нәрсә тәэсир итә?

«Әлеге районнарда сөт җыю бәяләренең берничә сумга югарырак булуы үзләрендә сөт эшкәртү заводы булуына бәйледер, дип уйлыйм. Чөнки аларда җыелган продукцияне кулдан-кулга тапшыру процессы бер-ике звенога кимрәк килеп чыга», - диде район  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илһам Ганиев.
 
Безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөтнең бер литрын 27-29,50 сумнан җыялар. Сөт җыючыларның сүзләренә караганда, бу аермалык җирлекләрдәге мал тыгызлыгына, ягъни сыер санына, шулай ук юл йөрү ераклыгына бәйле. Район җитәкчелеге тарафыннан февраль аенда сөтнең бер литрына кимендә 28-29 сумнан түләргә тәкъдим ителде.

Районда шәхси хуҗалыклар тәүлеккә уртача  35 тонна тирәсе сөт сава, җәй көне сөт елгаларының күләме 37 тоннага җитә.
 
Туембаш җирлеге элек-электән тырыш, булдыклы халкы белән дан тота. Биредә эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәләр, итек тә басалар, күпләп мал да тоталар. Җирлек башлыгы Илфат Гариповның сүзләренә караганда, Туембаш, Чуллы авылларында яшәүче 227 хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең саны - 385, шуның 116сы – савым сыерлар. Мал саны үткән ел белән чагыштырганда 17 башка арткан. Ә ике хуҗалык күпләп атлар асрый башлаган. Җирлектә өчтән күбрәк сыер тотучы 12 шәхси хуҗалык, икешәр крестьян-фермер хуҗалыгы һәм мини-ферма бар. Көн саен җирлектән 970 килограмм сөт озаталар. Аны биредә Фәнис Хәмәтдинов җыя. Гыйнвар ае өчен сөтнең бер литрына 27 сумнан исәп-хисап ясаган.

Туембаш авылыннан Рузалия һәм Рафис Газизовларның да маллары шактый, сыерларын гына да тугызга җиткергәннәр.  Көн саен якынча 140 литрга якын сөт тапшыралар.

«Без ирем белән ун ел очрашып йөреп өйләнештек. Кукмарадагы бер бүлмәдә тормыш көтә башладык. Әмма авыл баласының андый кысанлыкка күңеле түзәмени?! Авылга кайтып, бер сыер, үгезләр алдык. Сыерларны биш итәбез дип, 120 мең сум дәүләт ярдәменнән файдаланып, абзар салдык. Җирлек башлыгы Илфат Гариповка рәхмәт, һәрвакыт ярдәм итте.  Ходайдан язган булгач, тора-бара сөтлебикәләрнең саны тугызга җитте. Башта аларны сатып алдык, аннан соң үзебезнең тана бозауларны калдырып сыер иттек. Сөтне көн саен сәгать сигез тулып киткәч, капка төбеннән Дамир Фаязов килеп ала. Бик төгәл егет, вакытында йөри. Сөт бәяләре белән даими кызыксынып торабыз, Балтач якларында аның бер литрына 29-30 сумнан түлиләр, дип ишеттек. Мондый аермалыклар булмасын иде. Язга таба бәяләр тагын түбән тәгәри башлый бит әле ул. Терлек асрау - бик кыйммәтле шөгыль, хезмәте дә авыр, шуңа күрә продукцияне арзан бәягә җибәрәсе килми. Безнең пай җирләре “Тойма” җәмгыятендә, ул печән, салам, ашлыгын бирә. Әмма сатып алырга да туры килә. Үткән ел печән юллап, Киров өлкәсенең авылларына хәтле бардык. Бер төргәге башта 800 сум иде, аннары 1000 сумга күтәрелде. Әле ул якларда юллар начар, печән алып кайтам дип, техникаңа зыян килергә мөмкин», - диде Рузалия апа.

Малларына иртә-кич башак бирәләр, ә төш турысында печән салалар, бозаулаган дүрт сыерларына монокорм ашаталар. Аны Ядегәр авылыннан барып алып кайталар. Ян бакчаларында исә мал чөгендере, кабак үстерәләр, сөтне арттыру өчен файдалы, диделәр. Ә бәрәңгенең үзләреннән артканын күбесенчә кош-кортка ашаталар.

«Ярый әле көннәр озыная башлады, чөнки өч тапкыр маллар янына чыгып кергәч, көн үтеп тә китә иде. Безнең ял йорты да, диңгез буе да – абзарда», - дип елмая Рузалия апа.

Рафис абый башта янгын сүндерү частенда хезмәт куйган, ә Рузалия апа 14 ел социаль хезмәткәр булып эшләгән. Рафис абыйның әти-әнисен, әтисенең бертуган апасын карап-тәрбияләп соңгы юлга озатканнар. Бу тормышта барысына да өлгерергә була, теләк һәм гаиләдә бердәмлек, татулык кына кирәк, ди алар.
 
Куркино авылыннан Туктамышевлар гаиләсе 17 ел инде шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнә.

«Бу эшне бер бидоннан башладык. Элек авылларда сыер асраучылар аз иде. Хәзер кешедә кызыксыну артты, бәясе дә бар бит. Мәсәлән, гыйнвар ае өчен сөтнең бер литрына 28 сумнан түләдек. Без үзебез дә терлекләр асрап гомер итәбез, өч сыерыбыз бар. Иртәнге сәгать дүрттә торып маллар карыйбыз да сөт җыярга чыгып китәбез. Аны Түбән Шәмәрдән авылына тапшырабыз. Терлек асраучыларга хуҗалык печән-саламы белән булыша, ашлыгын да бирә. Район программалары да – зур ярдәм, мәсәлән, арзанлы бәядән элеватордан катнаш азык алдык. Сыер санына карап, субсидиясен дә тапшыралар», - диде Людмила Исхаковна.  

Алар көн саен  Югары һәм Түбән Күзмис, Иске Кенә-Юмья, Нырья, Куркино, Сабанчино авылларыннан 1500 килограммга якын сөт җыялар.

«Әлеге еллар эчендә төрле: халыкка вакытында акча түли, хәтта үзебезнең машинага бензин салырга акча җиткерә алмаган чаклар булды... Шундый авыр елларны да бу шөгыльне ташламадык. Хәзер барысы да яхшы: вакытында акча биреп барабыз, халык белән килешеп эшлибез», - диде ул.

Фотода: Туембаш авылыннан Рузалия һәм Рафис Газизовлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев