Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районда өлкәннәрнең нибары 18,3 проценты гына коронавируска каршы вакцинацияләү узды

Covid-19 дигән серле һәм мәкерле авыру беркемне дә аямый. Әмма аннан өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар аеруча җәфа чигә, вирусны катлаулырак формада кичерә, ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары.

Беркемнең дә казаны буш түгел, дип белми әйтмиләр. “Таҗ”лы вирус дигән рәхимсез чирне генә алыйк, соңгы ике елда күпме кешене үзенең ятьмәсенә бөтереп алып, никадәр гаиләгә ачы кайгы-хәсрәт китерде бит ул. Бер-бер артлы әти-әниләрен, газиз балаларын, якыннарын югалтучыларның саны да дистәләп кенә түгел, меңнәр белән исәпләнә... 

Беркөнне телефоныма: “Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19дан тагын унбер кеше үлгән. Иң өлкән ир кеше – 1929нчы, ә иң яше - 1954нче елгы. Хатын-кызларның өлкәненә – 80 яшь. 10 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада быел коронавирус инфекциясеннән 1089 кешенең гомере өзелде”, - дигән куркыныч хәбәр килеп төште. Гомере өзелүчеләрнең барысы да диярлек – пенсионерлар. Әмма ничә яшьтә булуга карамастан, әти-әни, әби-бабай, олы яшьтәге туганнар да барыбызга газиз һәм кадерле. Аларны һич кенә дә югалтасы килми. 

- Covid-19 дигән серле һәм мәкерле авыру беркемне дә аямый. Әмма аннан өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар аеруча җәфа чигә, вирусны катлаулырак формада кичерә, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Руслан Димитриев. - Узган ел 65 яшьтән олыраклар өчен үзизоляцияләү режимы мәҗбүри дип куелганлыктан, вирус эләктереп дәваханәгә килүче әби-бабайларның саны алай күп түгел иде. Чөнки алар күбрәк өйдә утырды, аралашудан тыелып торды. Быел исә хәл күпкә катлаулы.

 Дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә гомере өзелүчеләр, каты авыручыларның күбесе – 60 яшьтән узганнар һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. 

Чөнки бүгенге көндә районда өлкәннәрнең нибары 18,3 проценты гына коронавируска каршы вакцинацияләү узды. Чирнең кайчан килеп эләктерәсен беркем алдан белми. Шуның өчен сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга, коронавируска каршы прививка ясатудан курыкмаска кирәк. 

Яшьләргә генә түгел, ә өлкән буын өчен дә мәкерле булган әлеге чирне йоктырмас өчен бердәнбер юл – ул вакцина. 

Кеше сүзенә, социаль челтәрләрдән килгән хәбәрләргә түгел, ә фельдшерларга һәм табибларга ышанырга кирәк. Прививканы 18 яшь тулган һәркем ясата ала. Вакцина ясату өчен район үзәк дәваханәсенә, шулай ук тору урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) да мөрәҗәгать итәргә була. 

Кызганычка каршы, тормышның кануннары, сынаулары бик кырыс! Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан октябрь аен кертеп, Кукмара районында 649 кеше вафат булган. Шуларның 201е – Кукмарада, ә 448е – авыл җирлекләрендә. 2020 елның бу чорында 602 кешенең үлеме (Кукмарада – 188, авылларда – 414) теркәлгән булган. Нинди зур саннар бит! 

- Быелның октябрендә районда 118 кеше (Кукмарада – 40, авылларда – 78) бакыйлыкка күчә. Аларның 57се – ир-ат, ә 61е – хатын-кызлар. Узган елның әлеге аенда бу сан 48гә ким иде. Үлем сәбәпләре төрле. Арада коронавирус инфекциясеннән гомере өзелүчеләр дә бар, - ди район ЗАГС бүлеге мөдире Гүзәл Дмитриева. – Октябрь аенда вафат булганнарның 14е - Зур Сәрдек җирлегеннән. Манзараста – җиде, Поч.Кучук, Кәркәүч, Зур Кукмара авыл җирлекләрендә алтышар кеше җирләнгән. 

Валентин ИВАНОВ, район ветераннар Советы рәисе:

 - Кызганыч, өлкәннәр арасында үлем-җитемнәр соңгы вакытта кискен артты. “Таҗ”лы вирус ияртеп, шуннан тернәкләнеп китә алмаучылар да бар. “Һичшиксез, прививка ясатам”, - дип әйтеп, соңыннан кире уйлаучылар да юк түгел. Чөнки тискәре мәгълүмат, имеш-мимешләр күп йөри, халык аларга тиз ышана. Шуның өчен дә без җирлекләрдәге ветераннар оешмасы җитәкчеләре белән даими элемтәдә торабыз, прививка ясатуның мөһимлеген төгәл мисаллар ярдәмендә аңлатабыз. Алар исә, үз чиратларында, бу турыда авыллардагы өлкәннәргә сөйли. Хәзер вакцинацияләү узу өчен озын чиратлар торасы түгел. Өйләргә килеп тә ясап китәләр. Быел Кукмарада үземнең кабинетка фельдшерны чакырып та 20 кешегә прививка ясаттык. Шөкер, барысы да җиңел кичерделәр. Мин өлкәннәрне вакцина ясатырга чакырам. 

 

Рифат хәзрәт ИБРАҺИМОВ, Зур Сәрдек авылы имамы:

 - Безнең Зур Сәрдек авыл җирлегенә алты авыл керә. Аларның һәрберсендә мәчетләр эшли, халык актив йөри. Зур Сәрдек авылындагы дин йортында җомга намазларында 40лап кеше була. Арада яшьләр дә, өлкәннәр дә шактый. “Таҗ”лы вирус белән бәйле чикләүләр кертелгәннән соң, һәр кеше мәчеткә саклагыч битлектән килә, кулларын дезинфекцияләү чаралары белән сөртә, дистанция дә саклана. Соңгы вакытта халык Коръән ашлары уздырырга да курка башлады. Берәрсе чирләп китсә, безне гаепләрләр, дип әйтүчеләр дә бар. Бу аңлашыла да. Чөнки әлеге чир белән авыручылар бихисап күп. Сакланганны Аллаһ саклар, дигән әйтем бүгенге көндә аеруча актуаль. Бу бигрәк тә өлкәннәргә кагыла. Шуның өчен ашлар уздырганда кеше санын чикләргә киңәш итәр идем. Вакцинацияләү үлем очракларын киметә, дип тә юкка гына әйтмиләр. Без прививка ясатуның мөһимлеге турында мәчеттә дә сөйләшәбез. Һәркем үзе өчен дөрес карар кабул итсен, сау-сәламәт булсын иде. 

 

Сания МАМАЕВА, пенсионер, Үрәсбаш авылы:

 - Узган ел рәхимсез чир безнең газиз әниебезне алып китте. Табиблар күпме генә тырышсалар да, алып кала алмадылар, үпкәләре бик нык зарарланган, диделәр. Берничә көн аппарат астында ятты да мәңгелеккә күзләрен йомды. Хәзер уйлап йөрим әле: әгәр прививка ясаткан булсак, бәлки әни исән дә калган булыр иде, дим. Эх, кире кайтарып булса иде лә үзен! Кызым Лилия район дәваханәсендә эшли. Ул да безгә гел вакцинацияләү узыгыз, бик каты авырыйлар бит, чир йоктыручыларның хәлләрен сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел, дип, гел сөйләп килде. Медицина хезмәткәрләренең эшләре шулкадәр авыр, алар да ардылар. Мин коронавируска каршы прививка ясаттым. Авыр кичермәдем, өзлегүләр дә булмады. Шуның өчен дә мин аны ясатырга кирәк, дигән фикердә. Беребезгә дә дәваханә юлларын таптарга язмасын!

 

 

 

Кукмарада яшәүче 60 яшьтән узган өлкәннәр өчен “Кайнар линия” телефоны эшли башлады. 2-84-37 номерына шалтыратып, үзеңнең исем-фамилияңне, тору урыны буенча адресыңны әйтсәң, фельдшер, өйгә килеп, коронавируска каршы прививка ясый. 

Кукмара районы Пенсия фонды бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елның ун аенда мәрхүмне җирләү чыгымнарына пособие алу өчен – 510, ә быелның ун аенда 561 кеше мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев