Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакциналар кайтты

Алар, беренче чиратта, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булган затларга каралган.

«Нишләптер чирдән баш чыкмый. Уйламаган-нитмәгәндә борын мышкылдый башлый, тән температурасы күтәрелә, баш чатный, коры ютәл бимазалый. Табибта булып, дарулар эчкәч, бераз кәеф күтәрелә үзе. Әмма атна-ун көннән кабат шул ук хәл. Кеше янында төчкерергә дә куркырсың, әллә ниләр уйлаулары бар...»

Мондый зарларны быел ике кешенең берсеннән ишетәсең. Инде берничә ай дәвамында «таҗ»лы вирус турында сөйләшкәнгәме, әз генә салкын тию билгеләре булуга, башта яшен тизлегендә шик-шөбһәләр куера да, шул арада интернетта казынып, 2-3 минут эчендә үз-үзебезгә «диагноз» да куябыз.

 - Әле көзгә яңа гына керәбез, әмма инде тамагы шешеп, төчкереп-йөткереп йөрү очраклары башка еллар белән чагыштырганда, чыннан да, күп. Яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, бүгенге көндә эпидемиологик вәзгыять бик катлаулы. Тирән респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ), сулыш юллары авыруларыннан да өзлегүләр булуы ихтимал. Үз белдегең белән дәвалану аяныч хәлләргә китермәсен өчен, андый очракларда табиб киңәшләренә колак салырга чакырам, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев. – Ә менә грипп эпидемиясенең таралу вакыты исә, гадәттәгечә, декабрь-гыйнвар айларында булыр дип фаразлана. Бу сезонда А һәм В штаммлы грипп вируслары таралыр дип көтелә. Грипп һәм яңа төрдәге коронавирус инфекцияләре белән берьюлы зарарлануның кеше организмы өчен күзаллап булмаслык нәтиҗәләргә китерүе бар.

- Руслан Павлович, чирдән саклану өчен нишләргә?

- Гриппны кисәтү өчен, күп еллар дәвамында югары нәтиҗә бирүче заманча вакциналар кулланыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: халыкның 75 проценты вакцинация узган очракта вирусның циркуляциясе туктый, ә вакцинаны аерым кешеләр генә ясатса, алар авырудан үзләре генә саклана. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенә балигъ булган затлар өчен гриппка каршы вакциналар кайтты. Алар, беренче чиратта, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булган затларга каралган. Прививкадан куркырга кирәкми. Әгәр кеше сау-сәламәт, аның хроник авырулары кискенләшмәгән, йомырка агына һәм башка аллергияләре юк икән, курыкмыйча безгә мөрәҗәгать итә ала. Чөнки халыкка бары тик куркынычсыз һәм ышанычлы, тере вирус кисәкчекләре булмаган вакцина гына ясала.

- Прививка түләүлеме, әллә бушкамы?

- Вакцинация поликлиниканың прививка ясау кабинетларында, амбулаториядә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында алдан язылмыйча һәм бушлай үткәрелә. Коронавирус инфекциясен профилактикалау чараларын исәпкә алып, район үзәк дәваханәсе җитәкчесе белән килешү нигезендә, поликлиникага килмичә генә дә вакцина ясауны үткәрү мөмкинлеге бар. Әмма төркем 25 кешедән дә ким булмаска тиеш.
Гриппка каршы вакцинация сезонлы характерлы булуы белән аерылып тора. Эпидемия башланырга мөмкин булган декабрь-гыйнвар айларына кадәр нәтиҗәле иммунитет формалашсын өчен, прививканы сентябрь-октябрь айларында ук ясату мөһим.

- Дәваханәдә башка төр инфекцияләргә каршы да вакциналар бармы?

- Пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация дә бүгенге көндә бик актуаль. Чөнки грипп белән зарарлану фонында иң киң таралган үпкә авырулары булып, пневмококк китереп чыгаручы үпкә ялкынсынуы исәпләнә. Бу төр инфекциягә каршы вакцинация Милли календарь нигезендә 6 яшькә кадәр булган балаларга бушлай ясала. Ә калган гражданнар үз хисапларына үтә ала. Прививка ясату өчен, теләгән кешеләрнең участок терапевтларына мөрәҗәгать итүләре сорала.

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев