Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Советлар союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар

Тантана Манзарас зиратында узды.

Бүген Кукмарага Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов килде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында Манзарас авылында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук районыбыз башлыгы Сергей Димитриев, район эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, район Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.

«Ул - безнең чын героебыз. аның сугшыта күрсәткән батырлыклары турында легендаларда сөйләнелә. илебезнең күк йөзе аяз булсын өчен ул үзеннән бик зур өлеш керткән», - диде район башлыгы үз чыгышында.

Бу чарада герой исемен лаеклы йөртүче Манзарас урта мәктәбеннән дә бер төркем укучылар катнашты.

«Без балаларны патриотизм үрнәгендә, патриотизм рухында тәрбиялибез һәм тәрбияләргә тырышабыз, ә Сабир Әхтәмовның батырлыклары алар өчен ныклы үрнәк», - диде мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтова.

Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында туа. 17 яшь тулуга ук хезмәт итәргә китә. Белоруссияне һәм Балтыйкны азат итүдә катнаша. Ә Неммерсдорф штурмы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Якташыбыз 5 дошман танкын, 3 үзйөрешле машинаны һәм снарядлы ике йөк машинасын бәрдерә.

Сабир Әхтәм улы 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнаша. Аның исеме Мәскәүдәге Поклонная Гора мемориаль комплексының геройлар залында мәңгеләштерелгән.

Якташыбыз Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз», Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, шулай ук күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Ул Казан шәһәренең Мактаулы гражданины иде.

2014 елның 20 июленә каршы төндә Герой вафат булды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»; Рамил Хайруллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk