Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты

Үз сайлау хокукыннан 40ка якын граждан файдаланды.

Кукмара районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары илләрендәге Конституцияне үзгәртү буенча референдумда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты.

Үзбәкстанның Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков сүзләренчә, вакытыннан алда тавыш бирү Татарстанда 19-26 апрель көннәрендә үткәрелә.

«Татарстан буенча күчмә комиссияләр оештырылган, аларда вакытыннан алда тавыш бирүне үткәрелә, шулай итеп, гражданнарыбызга үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланырга һәм Үзбәкстанның сәяси үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек тудырыла. Халык тәкъдимнәре нигезендә яңартылган Конституция проектында маддәләр саны 128дән 155кә кадәр үсәргә тиеш, нормалар саны ике тапкыр диярлек артачак. Ягъни илнең төп законы текстының 65 проценты халык тәкъдимнәре нигезендә яңартылачак», - дип аңлатты Азизбек Разаков.

Ул әлеге үзгәрешләр тормышның барлык өлкәләренә һәм хакимият органнарына кагыла дип өстәде. Төп басым кешеләрнең иминлегенә һәм тормышларын яхшыртуга ясала, гражданнарга шәхси хокуклар, лаеклы хезмәт шартлары булдыру, бушлай медицина, мәгариф һәм башкалар гарантияләнә.

Район Мәдәният йортындагы сайлау участогында 40ка якын граждан үз сайлау хокукыннан файдаланып тавыш бирде.

Алар өчен үзешчән артистлар концерт программасы белән чыгыш ясады.

Кәрим Субхонов Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсенең Ургут районыннан, Кукмарада бер ел яши.

«Сайлау участогында безне җылы, җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, концерт бик ошады, ватандашларыбыз белән аралаштык. Бүген без үзбәк халкының тормышын, аның иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирәбез», - дип уртаклашты ул.

Үзбәкстанда «Үзбәкстан Республикасы Конституциясе турында»гы закон проекты буенча референдум 30 апрельгә билгеләнгән.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев