Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады

98 яшен тутырган ветеран бүген дә көр, ачык күңелле, хәтере дә яхшы.

Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан күркәм традиция буенча Кукмара районы җитәкчелеге, районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, аларга Җиңү яулаган өчен рәхмәт белдерә һәм исәнлек-саулык тели.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады

Бүген дә район башлыгы Сергей Димитриев Чишмәбаш авылында яшәүче сугыш ветераны Габделвахит Шәмсетдинов янында булып, бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде, үзенең һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләрен тапшырды. Шулай ук ветеранның хәлен белергә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев та килгән иде.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады

Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 елның 8 гыйнварында Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 елның ноябрь аенда Кызыл Армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа элемтәче булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветеранын бәйрәм белән котлады

Габделвахит абый тормыш иптәше Шакирә апа белән 50 елдан артык бергә гомер итәләр. Шакирә апа Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли, 2006 елда вафат була. Алар 2 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Заһит Зур Сәрдек гимназиясендә география укытучысы булып хезмәт куя, бүгенге көндә ул мәрхүм инде. Икенче уллары Замил абый - табиб. Кызлары Заһидә Түбән Кама шәһәрендә тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ветеран кызы Заһидә апа янында Түбән Камада яши, балалары, оныкларының яхшы тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. 98 яшен тутырган ветеран бүген дә көр, ачык күңелле, хәтере дә яхшы.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев