Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты

Аралашу, сөйләшү район Советы бинасында үтте.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан якташларыбыз, аларның якыннары белән очрашты, хәл-әхвәлләрен белеште, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Хәрбиләр, аларның якыннары үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Сергей Димитриев бер мөрәҗәгатьнең дә игътибарсыз калмаячагын билгеләп үтте. Шулай ук очрашуда хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары, районнан җибәрелүче гуманитар ярдәм турында да фикер алышынды. Егетләр күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен райондашларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Якташларга Җиңү белән исән-имин кайтырга Ходай насыйп итсен!

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев