Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара яшьләре белән «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе хәрәкәтнең максатлары, прин-циплары һәм кыйммәтләре, оешманың нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм аңа ничек кушылырга кирәклеге турында сөйләде.

Район Мәдәният йортында яшьләр Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән очра-шты.

Ул хәрәкәтнең максатлары, принциплары һәм кыйммәтләре, оешманың нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм аңа ничек кушылырга кирәклеге турында сөйләде.

«Бу хәрәкәтнең миссиясе - Россия белән булу, кеше белән булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу. ”Беренчеләр хәрәкәте” ул - иң яхшы укучы, имтиханнарда йөз балл туплаучы, олимпиада җиңүчеләренеке генә түгел, ә бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Бу энергияне кая юнәлтергә? Әлбәттә, яхшы якка. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба алачак», - диде Тимур Сөләйманов.

«Беренчеләр хәрәкәте» совет чорындагы пионерия белән охшаш, әмма ул яңа идеяләр һәм заманча карашлы булуы белән аерыла. Балаларның үз атрибу-тикасы, әйтик, пионерларга пионер галстугы булачак. Хәрәкәт фән, спорт, сәнгать, медиа, волонтерлык, хезмәт һәм башка күп кенә юнәлешләрдән тора. Проект ярдәмендә яшьләр күнекмәләрен үстерә, күңелләренә хуш килгән шөгыль һәм фикердәшләр таба алачак.

Яшүсмерләр белән аралашканнан соң, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе гомуми белем бирү мәктәпләре, көллият директорлары белән очрашты. Алар балалар, яшүсмерләр өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мохитен формалаштыруның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk