Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара аграр көллиятендә WorldSkills чемпионатының төбәк туры уза

Бәйгедә Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш, Тәтеш, Чистай районнарындагы һөнәри урта белем бирүче уку йортлары студентлары көч сынаша.

Шушы көннәрдә Кукмара аграр көллияте базасында «WorldSkills Russia» яшь профессионаллар чемпионатының «Агрономия» компетентлыгы буенча төбәк ярышлары уза. Анда Кукмара, Арча, Әтнә, Мамадыш, Тәтеш, Чистай районнарындагы һөнәри урта белем бирүче уку йортлары студентлары көч сынаша.

Чараның ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге әйдәп баручы консультанты Эльмира Гарипова, районның баш агрономы Илдар Габбасовлар катнашты һәм конкурсантларга үзләренең изге теләкләрен ирештерде.

Егетләр өч көн дәвамында «Җиләк-җимеш культураларының вегетатив үрчүе», «Туфракның агрохимик үзенчәлекләрен билгеләү», «Клейковинаның сыйфат күләмен билгеләү», «Чәчү орлыкларының сыйфатын билгеләү», «Оптик тикшерү», «Технологик карталар эшләү» буенча алты модульдә эшләячәк. Һәр модульгә икешәр сәгать вакыт бирелә, ә аларның хезмәтләрен экспертлар тикшереп күзәтеп тора.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев