Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корылык булуга карамастан, Кукмара районы басуларында чагыштырмача уңыш бар

Районыбызның басу-кырлары безне ач калдырмас.

«Кеше күз алдында тота, ә Аллаһы Тәгалә үзенчә эшли», - дигән гыйбарә бар. Әлеге сүз быел игенчелек тармагына бигрәк тә туры килә, чөнки планнар зурдан: узган елгы кебек басу-кырлардан мул уңыш җыеп алырга иде исәбебез. Әмма Табигать-Анага каршы килеп булмый шул, аның үз законнары.

...Районда матур бер гадәт традициягә кереп бара: инде дүртенче ел рәттән уракка төшәр алдыннан район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хуҗалыкларның агрономнары, районыбызның басу-кырларына чыгып, һәр хуҗалыкта булып, игеннәрнең торышын карыйлар. Бу, берьяктан, коллегаларыңның эш тәҗрибәсен өйрәнү, үзара тикшерү булса, икенче яктан, үзеңнең белгәннәреңне башкаларга күрсәтү дә. Ә аграрчыларның һәрвакыт фикер алышырдай мәсьәләләре бар.

Дөрес, быел әлеге эшлекле чара, аны күчмә семинар дип тә бәяләргә мөмкин, урып-җыю сезонына старт бирелгәч кенә оештырылды. Әмма аның соңрак үтүе быелгы сынау елында файдага гынадыр, чөнки беренче уңыш, беренче көшелләрне урнаштырганда булган ялгышларны күрергә, анализларга, аны башкаларга да күрсәтергә мөмкинчелек туа.

Сүз башында әйтеп үткәнчә, быел да узган елгы кебек мул уңыш җыеп алырга хыялланган идек. Әмма бик кирәк вакытта яңгырлар булмау игенчеләрне генә түгел, күпләрне хафага төшерде. Шөкер, көн дәвамында шуңа инандык: быел терлекләр дә, без дә ач калмабыз. Корылык булуга карамастан, басуларда чагыштырмача уңыш бар. Эшне «Урал» җәмгыяте басулары белән танышудан башладык. Күз алдыбызда 180 гектарлы сары диңгез – алты кырлы арпа кыры җәйрәп ята. Фәнни исеме КА 56-12 дип билгеләнгән, агрономнар үзара «Тәфкәч» дип атаучы бу сортны хуҗалык агрономы Илназ Галәүтдинов дүрт ел элек сортларны өйрәнү участогыннан ярты капчык кына алып кайтып чәчеп караган булган.

«Узган ел 108 центнер уңыш бирде, чыдамлылык буенча потенциалы зур. “Нур” сортыныкы алай ук түгел. “Тәфкәч” сирәгрәк утыртылса, соңрак чәчелсә дә, быел 18-29 центнер уңыш бирде, аның орлыгы авыррак килә. “Нур” куе чәчелде, гектарыннан 22-25 центнер уңыш чыга», - ди Илназ.

«Сортларны өйрәнү участогында теләге булган һәр агроном өчен үзләренә ошаган сортларны алып кайтып тикшереп, сынап карау мөмкинлеге бар. Бик “көчле” сортлар бар. Бары тик ялкауланмаска, җан биргәнгә җүн бирер әле дип, буш өметләр белән хыялланмыйча, күңелеңне биреп эшләргә генә кирәк», - дип, Илназның сүзен дәвам итте район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов басуны ничек эшкәртүләрен сөйләп узганда бер фактка тукталды. «Басу берникадәр чүпле, солычыклы (овсюк), - диде ул. – Чөнки аңа каршы сибәргә дип алынган агуны складтан урладылар. Елы да коры килгәч, вакыты да калмагач, яңадан алып тормадык. Кемнәр эше икәне дә билгесез калды».

«Озын» куллы «игенче»ләрнең кесәләре калынайса да, вөҗданнары күңел кылларын барыбер нечкәрткәндер, дип ышаныйк.

Ураллыларның рапсы да яхшы үскән. Югалтуларсыз җыеп ала калсалар, хуҗалык кассасына саллы гына табыш керер дигән өмет бар.

«Тойма» хуҗалыгының баш агрономы Мөнир абый Галимҗанов сөйләгәндә һәрбер сүзен, фикерен йотлыгып тыңлыйсың. Мавыктыргыч итеп, тиешенчә аңлатып сөйли белә ул. «Коры еллар өчен ноу-тилл (сукаламыйча чәчү) ысулы иң яхшы технология дигән нәтиҗәгә килдем. Бәлки хуҗалыклар да берничә басуларын шушылай эшкәртеп, дым саклап калып, ноу-тилл, стриптил (чәчү алдыннан гына эшкәртеп) ысулларын кулланып карарлар?» - диде игенчелек аксакалы.

Зур Сәрдек, Сәрдекбаш территорияләрен үткәндә кайбер фермерларның «хәлсез» басулары, чүп баскан печән кырлары күзгә ташланды. Агрономнарның шуларны күргәч, әрәм яткан җирләр бит инде бу дип, үзара сөйләшкәннәре колакка чалынды.

Вахитов исемендәге, «Урал», «Восток» хуҗалыкларының кукуруз басулары быел да сокланырлык. Бу инде яхшы орлык, үзвакытында дөрес технологияләрне куллану дигән сүз. Хуҗалыкларда мал саны күп булса да, кышкы сезонга алар курыкмыйча керә ала.

Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәиновның быел басуларны органик ашлама белән ашлауда яңа метод куллана башлаулары - терлекчелек комплексы янындагы лагуналардан (тирес җыела торган зур чокырлар) 12шәр чакрым ераклыктагы басуларга торба белән тирес чыгарулары, басуларны эшкәртергә алынган көчле, заманча, яңа техникалар турында сөйләвен дә күпләр кызыксынып тыңлады.

«Уңыш» җәмгыятенең 101 гектардагы «Чепелев истәлегенә» дигән сортлы арпа кыры агрономнарны гына түгел, трассадан үтеп китүчеләрне дә үзенең бернинди чүпсез булуы белән сокландырадыр. «Әле бу басуга чират җитмәде, ике-өч көннән сугарга чыгарбыз дип, якынча 24-25 центнер уңыш алырга планлаштырабыз», - диде җитәкче Раил Галимуллин.

Әлеге эшлекле семинарга килүчеләр «мыекларына» чорнап куярлык, үз хуҗалыкларында кулланырга лаеклы дип тапкан яңалык-үзгәрешләрне күргәннәрдер дип ышанасы килә. Чөнки квалификацияле белгечләрдән, тәҗрибәле игенчеләрдән алынган мәгълүмат һәрвакыт тәҗрибә һәм күпьеллык күзәтүләр белән ныгытылган. Әлбәттә, игенчелек тармагы күп көч һәм чыгымнар таләп итә. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев та ассызыклап әйтте: «Керткән ашламалар хисабына быел уңыш чагыштырмача чыгар ул. Ә менә икенче елга нинди чыгымнарны киметеп була? Шул турыда бүгеннән үк уйларга кирәк. Ашлама бәясе ике тапкыр кыйммәтләнде, ягулык бәясе арта... Авыл хуҗалыгы – “рискованный” бизнес бит ул, рентабельлелек булмаса, ул үлә. Без хәзер элеккечә эшли алмыйбыз, үзгәрергә тиешбез. Быел керткән шикелле ашламаны кертә алмыйбыз, ә уңышны алырга кирәк. Бәлки сидераль пар белән, гумат белән эшләргә кирәктер. Горчица чәчү файдага булыр дип уйлыйм. Икенче язга тулы куәткә әзерләнеп, кереп китәргә кирәк. Без икътисадны сакларга тиеш».

Данил Һадиев крестьян-фермер хуҗалыгының агрономы Газиз САФИУЛЛИН:

Бүген район буенча йөреп чыгу шуны күрсәтте: корылык булуга карамастан, уңыш бар. Бу инде соңгы 4-5 елда район күләмендә технологияләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү нәтиҗәсе. Без яфрактан тукландыруны бик яхшы куллана башладык, микроэлементлар, ашлама кертүнең үзенең бер системасы эшләнде, орлыклар яңартылды. Шуңа күрә басуларда уңыш чагыштырмача әйбәт күренә. Элегрәк, шушындый корылык елында алда санап үткән технологияләр кулланылмаса, уңыш бөтенләй булмас иде. Бүгенге аралашу – үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу да. Кайсы гына хуҗалыкка барсаң да, үзенең бер яңалыгы бар. Һәм аларның һәркайсы уңышны күтәрүдә эшли.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев