Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара прокуратурасы игълан иткән “Имин каникуллар” бәйгесенә нәтиҗә ясалды (фото)

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район прокуратурасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында "Имин каникуллар" дигән иҗади конкурс игълан иткән иде. Бүген Кукмара 3нче мәктәбендә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне район прокуроры Ришат Шакиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров тәбрикләде. -Балалар бакчалары һәм мәктәпләр конкурста бик актив катнашты. "Кул...

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район прокуратурасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында "Имин каникуллар" дигән иҗади конкурс игълан иткән иде. Бүген Кукмара 3нче мәктәбендә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне район прокуроры Ришат Шакиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров тәбрикләде.

-Балалар бакчалары һәм мәктәпләр конкурста бик актив катнашты. "Кул эшләре", "Рәсем", "Плакат" номинацияләрендә 300гә якын эш кабул ителде. Хезмәтләрнең күбесе җәйге чорда иминлекне тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Катнашучыларга зур рәхмәт, - ди район Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ләлә Бариева.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Алсу ИДРИСОВА хәбәре, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев