Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан: кукмаралыларның хатирәләре
Әлеге массакүләм патриотик оешма 1918 елның 29 октябрендә Революцион коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла.
Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) таркалганга өч дистәгә якын ел узса да, комсомолда тәрбияләнгән буын вәкилләре ул елларны сагынып, горурланып искә ала. Әлеге массакүләм патриотик оешма 1918 елның 29 октябрендә Революцион коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла. Аның төп бурычы коммунизм идеологиясен тарату һәм эшче-крестьян яшьләрен Совет илен актив төзүгә җәлеп итү була. Быел әлеге оешманың 100 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан газета укучыларыбыз истәлекләре белән уртаклашты.
Вәсилә ҖИҺАНШИНА, Әсән-Елга авылы:
- Мин 1971-72 уку елында Пычак авылы мәктәбендә пионер-вожатый, хәзергечә әйтсәк, әйдаман булып эшли башладым. Комсомол оешмасы сафларына алыну укучылар өчен бик күңелле, истәлекле бәйрәм була иде. Алар иң элек оешманың уставын, бурычларын, нинди орденнар белән бүләкләнүен өйрәнәләр, аннары комсомолның район комитеты бюросы каршында сынау тоталар иде. Элеккеге бер укучыбыз очраган саен әле дә искә ала: “Бер орденның кайчан бирелгәнен әйтә алмадым, шуннан мине чыгарып җибәрделәр. И-и, кайгырдым инде, башкалар комсомол значогы белән, бер мин генә пионер галстугыннан әйләнеп кайтырмын микән, дип. Сөенечкә каршы, мине дә соңыннан чакырып алып, кабул иттеләр”.
Шуннан соң барыбыз ресторанда сыйланып чыга, истәлек өчен фотога төшә идек. Фотограф: “И-и, сез комсомоллармени инде, зурлар икәнсез”, - дип, укучыларның күңелләрен үстереп җибәрә иде. Балалар белән авылдан җәяү килеп, җәяү кайткан чаклар да булды, дулкынлану сәбәпле, арыганлыкны сизмәдек.
Комсомол оешмасының тәрбияви көче зур иде. Бу эштә төрле чаралар кулландык. Әйтик, сыйныф бүлмәләренә “Биредә иң яхшы тимурчы Фәлән Фәләнев укый”, “Монда спорт ярышларында җиңү яулап кайткан Фәлән белем ала” кебек язулар элә идек. Балаларның бер уңышлары да игътибарсыз калмады. Нарат күркәләре җыеп, Саба урман хуҗалыгына тапшыру, көл, макулатура, тимер ватыклары җыюда комсомоллар үрнәк итеп куелды. Ферма терлекчеләренә ярдәмгә берәр пионер яки комсомолны билгели идек. Моның өчен акча түләнми, шулай тиеш дип кабул ителә иде. Әле дә хәтердә: терлекче булып эшләүче бер абзый зарланды, нигә миңа шефлык итүче бирмәдегез дип. Соң, үзеңнең укучы өч балаң бар бит, дип “исенә төшердем”.
Гомумән, күңелле яшәдек.
Фирая МИФТАХОВА, Ядегәр авылы:
- Комсомол оешмасына керми калсаң, син хөрмәткә ия түгел, дигән караш яши иде ул чакта. Мин үзем 8 ел буе “Восток” колхозының башлангыч комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын башкардым: мәктәпне тәмамлагач һәм агроном һөнәрен алып кайтканнан соң. Колхозның Гафият абый Гарифуллин җитәкчелегендәге көчле чагы. Алдынгы сыер савучы комсомол кызлар еллык савымны бер сыердан 3,5 мең килограммнан алып 4 мең килограммга кадәр күтәрделәр. Алар белән концертлар, төрле чаралар да оештыра идек.
Иң истә калганы шул: 1974 елда мин Мәскәүгә, Бөтенсоюз комсомол оешмасының 17нче съездына бардым. Чит илләрдән дә делегатлар бар иде, русча белгәннәре белән аралаша алдык. Космонавт Валентина Терешкова белән очрашу бәхете насыйп булды. 22 апрель – пионерга кабул итү көнендә аның кызының муенына кызыл галстук бәйләдек.
Шушы съезддан БАМга, ягъни Байкал-Амур магистрален төзергә китүче комсомолларның төркемен тантаналы рәвештә озату булды. Боларның барысы күңелдә әйтеп бетергесез тәэсирләр калдырды.
Съезд делегатлары өчен концерт әзерләнгән иде. Сәхнәгә иң элек комсомолга багышланган җыр белән Ринат Ибраһимов чыкты. Үзебезнең татар кешесенең шундый дәрәҗәле булуы белән горурланып утырдым.
Делегатларга хөрмәт зур булды. Хәтта кибетләргә керсәң, түштәге комсомол значогын күрүгә, сатучылар чиратсыз хезмәт күрсәтәләр иде.
Авылга кайткач, күргәннәремне берничә авылга барып, халыкка сөйләдем. Бераздан шушы съезд делегатларын Америка Кушма Штатларына сәфәргә җибәрүләре турында белдем. Ил белән танышырга, яшьләр белән очрашуга булгандыр, күрәсең. Миңа да чакыру килде. Әнием бик курыкты, анда җинаятьләр күп икән, дип, мине җибәрмәде. Ә бит шундый мөмкинлектән нәүмиз калганмын.
Азат САБИТОВ, матбугат ветераны:
Комсомол – безнең яшьлек ул. Үсәсе, тизрәк зур буласы килгән чор. Фоторәсем ябыштырылган, мөһер сугылган беренче документны кулга алу ничек онытылсын?! Сыйныф белән шау-гөр килеп, комсомол орденнарының кайчан, ни өчен бирелгәнлеген, колхоз, район, өлкә, ил комсомолы җитәкче исемнәрен ятладык, үзәкләштерелгән демократия принципларын өйрәндек. 8 чакрымлы Шәмәрдән станциясенә җәяү барып, “катык” поездында Кукмарага килдек тә комсомолга кердек. Өстемдә - Гасыйм абыйга һөнәр училищесында бирелгән өр-яңа бишмәт. Шәмәрдәнгә кире кайтып, күз атып йөргән кызым белән, 8 чакрым янәшә атлап, ай яктысында хозурланулар!
Ә якын дустым Кавый белән Фәрит нишләптер комсомолга керәсе итмәделәр. Бер җирләре дә кителмәде аннан, кагу-сугу булмады. Тик автомәктәптә укыганда Хәлим Рәхмәтуллин аларны комсомол итмичә, әлбәттә, армиягә җибәрмәгәндер.
Устав кушканча яши башладык. Күрше Рәсүлнең олырак малайлар белән якалашырга әвәслеге аны комсорг итеп сайлап куйгач басылды. Ничек инде комсомол башың белән... Мәүлетнең дә, комсомол билетын алмагач астында тапкач аптырап калмыйча, комсомолларча кыю җаваплаганы хәтердә: “Мин алма урларга түгел, бакчагызга синең кызың белән сөйләшергә кергән идем, апа җаным!”
Яшьлек – беркатлы чак. Ата-аналар җыелышында концерт куеп, укытучылар бүлмәсе “артистлар” өчен булды. Шунда шайтан котырткандыр инде: бер-ике кыз үзләренә химиядән “дүртле”ләр өстәп куйганнар. Җыелыш ясап, чүт кенә оешмадан чыгарып атмадык – безгә комсомол исеме шундый ак, шундый пакь булган инде. Коммунистлар партиясе чакыруга, сугышка да атлыгып кергән, чирәм җирләрен үзләштерергә дә дәррәү кузгалган, Себер киңлекләрендә тимер юл төзергә дә ашкынып тотынган комсомол-яшьләр. Безнең яшь, шәп чаклар. Кызганыч, андый хөр күңелле оешма бүтән булмас инде.
Гөлсөяр ХӘЛИУЛЛИНА-МИФТАХОВА, “Россия” колхозының башлангыч комсомол оешмасы секретаре:
Безнең яшьлек комсомолның гөрләп торган вакытына туры килде. Юбилей алдыннан үткәннәрне барлап, хатирәләр яңартып утырганда узган гасырның 80нче елларында “Комсомолец Татарии”, “Татарстан яшьләре”, “Хезмәт даны” газеталары битләрендә басылган безнең турыдагы язмаларны укып тәэсирләндем.
“Россия” колхозының комсомол оешмасы – районда иң зур һәм алдынгы оешмаларның берсе. Колхоздагы 160ка якын ВЛКСМ әгъзасының һәркайсы хуҗалык икътисадын ныгытуга зур өлеш кертә. Яңа Сәрдек дуңгызчылык фермасының комсомол-яшьләр коллективы республикада гына түгел, ә ил күләмендә билгеле. Бу коллектив бишьеллык нәтиҗәләре буенча өч тапкыр “Комсомол даны” елъязмасына кертелде, ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Бишьеллык батырлары – иң яхшы комсомол-яшьләр коллективына” дигән күчмә Кызыл байрагына лаек булды.
Унберенче бишьеллык нәтиҗәләре буенча, ВЛКСМ Үзәк Комитеты, СССР Агросәнәгать комплексы дәүләт комитеты карары белән әлеге күчмә Кызыл байрак кабат Яңа Сәрдек фермасы коллективына тапшырылды, ул мәңгегә биредә саклауга калдырылды. Анда хезмәт куючы Гәрәева һәм Гариповалар, районның иң алдынгы яшь терлекчеләре булып, социалистик ярышта җиңеп чыктылар. ВЛКСМның район комитеты аларны Германия Демократик Республикасына туристик юллама белән бүләкләде, диелгән язмаларда. Шулай ук авылларда мәдәният йорты, клубларның актив эшләүләре, комсомолларның спорттагы уңышлары турында да язылган.
“Россия” колхозы терлекчелектә дә, игенчелектә дә зур үрләр яулады.
Колхоз, җиде авылны берләштереп, биш бригадага бүленгән булганлыктан, кырларда, фермаларда еш булырга туры килде. Җиңүчеләрне билгеләп, аларны зурлау, стена газеталары, радиогазеталар чыгару, колхоз хезмәтчәннәре алдында агитбригадалар белән чыгыш ясаулар күңелле булып истә калган. Басу-кырларга, фермаларга барырга “Восход” мотоциклым ярдәм итте. Тырыш авылындагы сарыкчылык фермасының да данлыклы вакыты, анда да комсомол-яшьләр күп эшлиләр иде. Алар арасында ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Бишьеллыкның яшь гвардиячесе” билгесе белән бүләкләнүчеләр дә булды. Гомумән, яшьләрнең эштә, ял вакытларында, колхоз тормышында тоткан урыннары белән кызыксыну, аларны билгеләп, үрнәк итеп күрсәтү комсомол оешмасының максаты иде. Оешманың актив әгъзалары – Расыйм Шаһиев, Минзилә Шакирова, Газинур Габитов, Фидалия Кадыйрова, Рафисә Шәрәфетдиновалар белән район комитетының Комсомол байрагы янында фотога төштек. Фотода беребездән-беребез яшь, чибәрләр дип карап утырам, ә кемнәр бар, кемнәр юк инде хәзер.
1985 елда ВЛКСМның өлкә отчет-сайлау конференциясенә делегат булып бардым, “Әсәнбаш” колхозының комсомол оешмасы секретаре, дустым Флера Билалова белән Иваново, Баку шәһәрләрендәге яшьләр лагерьларында ял итеп, илебезнең төрле почмакларыннан җыелган комсомоллар белән аралашып кайттык. Мәктәптә укытып йөргән көннәрдә мине бу вазыйфага колхозның партоешма секретаре Гыймай абый Низамов чакырып китерде, аның янәшәсендә эшләү миңа зур тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итте. Алай гына да түгел, ВЛКСМ Үзәк Комитетының күкрәк билгесе миңа хезмәт ветераны дигән мактаулы исем дә бирде. Рәхмәт сиңа, комсомол! Безнең буын синдә тәрбияләнеп, синдә чыныгу алды, син безне киләчәккә зур өметләр белән яшәттең.
ВЛКСМның тарихы СССР тарихы белән тыгыз бәйле. Комсомол-яшьләр Гражданнар сугышында актив катнашканнар, Бөек Ватан сугышы чорында, дошманга каршы алгы сафларда көрәшеп, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәннәр, җиңүне якынайту өчен тылда алсыз-ялсыз эшләгәннәр, сугыштан соң илне торгызу өчен зур көч куйганнар. Илнең куәтен арттыру, коммунизм төзү идеясе белән янган кайнар йөрәкле совет яшьләренең удар комсомол төзелешләрендә (Байкал-Амур Магистрале, Кама автомобиль заводы, Волгодонскидагы “Атоммаш” берләшмәсе, Саяно-Шушенск ГЭСы һәм башкалар), чирәм җирләрне үзләштерүдә хезмәтләре бәяләп бетергесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев