«Хезмәт даны» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Covid-19дан прививка ясатты
Алар «Спутник V» препараты белән Covid-19 коронавирусына каршы вакцинацияләүнең беренче этабын уздылар.
«Татмедиа» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Covid-19дан прививка ясатты.
Журналист Ризилә Корбанова һәм сайт мөхәррире Эльвира Мөбарәкшиналар «Спутник V» препараты белән Covid-19 коронавирусына каршы вакцинацияләүнең беренче этабын уздылар.
«Редакциядә эшләү - ул бик күп кешеләр белән даими контактта булу дигән сүз. Бу ковид белән авыру ихтималын тагын да арттыра, чөнки хәзерге заманда беркем дә әлеге инфекция белән авырмам дип әйтә алмый. Риск төркемендә булганчы, вакцина ясап, үзеңне, якыннарыңны һәм тирә-юньдәгеләрне кайгырту яхшырак», - дип сөйләде хезмәткәрләр.
Препаратны кадәр алдыннан пациентларны табиб кабул итте, анкета тутырды.
Редакция хезмәткәрләрен вакцинацияләүнең икенче этабы 21 көннән соң узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев