Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илсур Япониягә нәрсәгә барган?

"Самолетка утырганда безне көз озатып калды, Япониядә җылы җәй каршы алды"

Россия һәм Япония Мәдәният министрлары Владимир Мединский белән Хирокадзу Мацуноның килешүләре буенча, ике ил арасында мәдәни мираслар белән алмашу максатыннан, 2018 ел Россиядә Япония елы дип игълан ителгән иде.

Әлеге проект кысаларында Байлангарда яшәүче, Кукмарадагы балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илсур Гыймадетдинов быел 27 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Япониядә булып кайтты. Ул әлеге илгә сугышчан сәнгать буенча Россия вәкилләре делегациясе составында барды. Алар Окинава, Химэдзи, Киото шәһәрләрендә мастер-класслар үткәргәннәр һәм күрсәтмә чыгышлар ясаганнар. Илсур белән Япониягә сәяхәте турында сөйләштек.

Илсур – көрәш буенча матур күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбызның берсе, Россиянең спорт мастеры. Менә биш ел тирәсе инде Байлангар авылында балаларны көрәш серләренә өйрәтә. Төркемгә унбишләп кеше йөри икән. Алар белән төрле ярышларда катнашабыз, бик тырышалар, кызыксыналар, дип мактады тренер.

- Илсур, Япониягә спортчыларны ничек сайлап алдылар? – дип кызыксынам спортчыдан.

- Япониядә Россияне Бүрәт, Саха, Татарстан Республикалары, Ростов өлкәсе, Краснодар, Хабаровск һәм Мәскәүдән килгән делегацияләр тәкъдим итте. Һәрберсе үзләре әзерләгән программа буенча чыгыш ясады.  Чыгышлар Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләреннән төзелде, әйтик, анда бүрәт, якут көрәше, таяк тартышу, самбо һәм башкалар бар иде. Ә японнар исә Россиягә үзләренең спорт уеннарын алып килделәр. Кызганыч, анысын без күрә алмадык. 

Спортчылар барысы да Россия җыелма командасы составыннан сайлап алынды. Анда Казан, Яңа Чишмә районы, Марий Эл, Башкортостаннан көрәшчеләр бар иде, без сигез спортчы чыгыш ясадык. Әлбәттә, чит илгә барганчы бик ныклап әзерләндек, өйрәнүләр үткәрелде, 4-5 мәртәбә башкалада күнегүләрдә булдык. Анда безне Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда тренер булып эшләүче Вакыйф Дәүләтшин әзерләде. 

Без Япония халкына көрәш буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттек. Ул төрле матур алымнар белән бизәлгән иде. Аның азагында сигез көрәшче арасында берсе батыр кала һәм, ике кыз мәйданга чыгып, берсе җиңүченең муенына чиккән сөлге сала, икенчесе башына түбәтәй кидертә.

- Япониядә сезне ничек каршы алдылар? Көрәшне ошаттылармы?

- Минем Япониягә беренче тапкыр баруым. Анда  халык бик ачык, кунакчыл һәм ярдәмчел икән. Иң башта Токио шәһәренә килеп төштек. Безне уңайлы, яхшы кунакханәләргә урнаштырдылар. Күрсәтмә чыгышлар ике җирдә планлаштырылган иде. Икенче көнне Окинава утравына юл тоттык. Ул каратэның туган иле санала. Чыгыш ясау өчен һәр спорт төренә билгеле бер вакыт бирелгән. Ул тәмамланганнан соң, теләге булган һәркем мастер-классларда катнаша алды. Японнар бик кызыксынучан, алар бездәге кебек “мәйданга чыгыйм микән, юк микән”, дип икеләнеп, ялындырып тормый, тизрәк барлык уеннарда да катнашып калырга тырышалар, төрле сораулар бирәләр. Чыгышларыбызны бик ошаттылар, дигән фикердә калдык, бигрәк тә көрәштә күтәреп ату алымына исләре китте.  Шулай ук самбочылар да бик матур номерлар әзерләгәннәр иде.

Икенче көнне Химэдзи шәһәренә юл тоттык. Анда да безне бик җылы кабул иттеләр.  Ә Киота шәһәрендә экскурсиядә булдык. Ул Япониянең беренче башкаласы булган, тарихи истәлекләргә бай шәһәрләрнең берсе.

- Шәһәрләр турында да фикерегезне әйтегез әле, аеруча нәрсәгә игътибар иттегез?

- Япония бик чиста ил булып күңелгә кереп калды. Анда урамнарда бер чүп тапмассың, шулай ук чүп савытлары да юк. Бездә исә бөтен җиргә чүп савытлары куелган һәм аның әйләнә-тирәсендә шешә, тәмәке каплары, төпчекләре аунап ята. Шулай ук Япониядә урамда тәмәке көйрәтеп йөргән кешеләрне дә очратмадык. Бу аларда культура дәрәҗәсенең никадәр югары булуын күрсәтә, дип уйлыйм. Тагын шуңа игътибар иттем: анда күпфатирлы йортлар биек итеп салынган, ә урамнар тар.  

- Ә һава торышы нинди?

- Самолетка утырганда безне көз озатып калды, Япониядә җылы җәй каршы алды. Окинавада +23 градус тирәсе булса, Киотода бераз җиллерәк +15-17 градуслар тирәсе иде.

- Ризыкларын ошаттыгызмы? Татар халык ашлары сагындырмадымы?

- Японлылар күбрәк диңгез ризыкларына өстенлек бирәләр. Европа кухнясы булган ашханәләрне бик теләсәк тә очрата алмадык. Шуңа күрә өй ризыклары бик тиз сагындырды. Берсендә менюдагы фотосурәткә карап (рецептын уку өчен инглизчә белмим), бездәге шулпага охшаган аш алган идем, әмма ул да диңгез ризыгы булып чыкты, күңелгә бер дә ятмады. Шуннан соң ризыкларны үзебезнең күз алдында пешереп бирә торган кафе таптык һәм алга таба гел шунда тукландык. Кафеларда япон акчасы белән якынча 880 юаньга беренче, икенче аш ашап, тамак туйдырып чыгарга мөмкин, безнең акчага әйләндерсәң, ул 500 сум тирәсе була.

- Илсур, әңгәмәң өчен рәхмәт. Сиңа киләчәктә яңа җиңүләр телибез. Республика, район данын яклап тагын бик күп илләр гизәргә язсын.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев