Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте

ФИФА вәкилләре кукмаралыларның ишегалдын да читләтеп узмадылар

Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр – халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты үтү уңаеннан быелгы Сабантуй бәйрәмендә чит ил кунаклары да күп иде. ФИФА вәкилләре безнең ишегалдын да читләтеп узмадылар. Алар күргәзмәләр белән таныштылар, итек киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату кебек милли уеннарда катнаштылар, районыбыз үзешчәннәренә кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар. Шулай ук металл савыт-сабалар, киез итек-киез, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләр белән кызыксындылар. Ахырдан истәлеккә фотосурәткә төшеп, бик канәгать булуларын белдерделәр.

-Сабантуй бәйрәмендә икенче тапкыр катнашуым, - диде Англиядән килгән Джозф. – Беренче тапкыр Универсиада вакытында килгән идем. Сабантуй бик ошады, күңелле бәйрәм, халык та бик кунакчыл сездә. Уеннарда да катнаштым, бүләкләр дә оттым.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев