Фоторепортаж: Кукмарада мәктәп ярминкәсе гөрләде
Район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте.
Бүген “Добреев” кибете янындагы мәйданчыкта Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган традицион “Юннат-2019” мәктәп күргәзмә-ярминкәсе үткәрелде. Район мәктәпләре үзләренең участокларында үстерелгән продукцияне, ә балалар бакчалары сабыйлар белән әти-әниләр ясаган күргәзмә тәкъдим итте.
Ярминкәдә ниләр генә юк: яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, дару үләннәре һәм пешкән әйберләрдән өстәлләр сыгылып тора иде.
- Быел ярминкәдә аеруча күңелле, нинди генә эшләнмәләр ясап алып килмәгәннәр. Мәктәп һәм балалар бакчалары бик тырышканнар, нәрсәләр генә үстермәгәннәр. Миңа монда барысы да ошый. Музыка да уйнап тора бәйрәмдәге кебек, - диде Кукмарадан Марат абый Хисмәтов.
фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев