Фото: Кукмара районыннан Ярмөхәммәтовлар гаиләсе кәбестәне күпләп үстерәләр
Ярмөхәммәтовлар, чыннан да, бик булдыклы, хезмәт сөючән гаилә икән. Алар ике сыер, бозаулар, алтмыш сарык, тавык-чебеш, үрдәкләр асрыйлар, йөз башка якын умарта тоталар, ә бакчаларында яшелчә-җиләк, җимешләрнең нинди төрләре генә юк. 700 баш кәбестә генә дә ни тора!.
Без килгән көнне хуҗаның умарталыкка киткән вакыты иде, шуңа күрә Илсөя апа белән аралаштык. Ул үзе Яшел Үзән районыннан икән. Югары Арбашка килен булып төшкәннән соң, сиздерми генә егерме ел вакыт үтеп тә киткән. Булачак тормыш иптәше белән Казан энергетика институты ашханәсендә пешекче булып эшләгән вакытта танышалар алар, Азат абыйның әлеге уку йортында белем алган чагы була.
- Бик күңелле вакытлар иде бу. Кызлар-егетләр бер тулай торакта яшәдек, дус-тату булдык, - диде Илсөя апа, яшь-җилкенчәк чакларын искә алып. – Әлеге дуслык җебе һаман дәвам итә. Азатның төркемдәшләре белән гел очрашып, аралашып торабыз, авылга кунакка да еш кайталар.
Азат абый, укып бетереп, хәрби хезмәткә алынганнан соң өйләнешеп тә куялар алар. Төп йортта әниләре үзе генә калгач, Югары Арбашка кайтып төпләнергә булалар. Азат абый хуҗалыкка инженер булып эшкә урнаша, ә Илсөя апа башта мәктәптә, аннан соң балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куя. Әмма Илсөя апага беренче вакытта бераз ямансу була, чит җирләргә ияләнергә туры килә.
- Ул вакытта тиз генә әнигә яки туганнарыма шалтыратып алырга кесә телефоннары да юк бит. Шуңа күрә хат алыштык. Почта ящигын көн саен чыгып карый идем, - диде Илсөя апа, килен булып төшкән елларын хәтерендә яңартып. - Әни миңа һәрвакыт язып торды, мин генә, эш белән мавыгып, вакыт таба алмый идем.
Әмма язмыш Илсөя апага зур бүләк ясаган: аның бертуган сеңлесе дә шушы авылдан Азат Ярмөхәммәтов дигән кешегә кияүдә чыккан! Азатлар бер авылдан, бер үк исем-фамилиядә булсалар да, туганнар түгел икән. Илсөя апаның күңеле басылган, ике кызы да бер авылда кияүдә булгач, әнисе дә кунакка ешрак килә башлаган.
Шулай итеп, гомер елгасы үз юлын алган. Азат абый белән бергә-бергә абзар-куралар җиткергәннәр. “Илсөянең ире янында түбәдә йөргәнен күреп шакката идем, - дип сүзгә кушыла күршеләре, Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова. – Азат белән Илсөя пар килгәннәр, икесе дә тиктормас, бик тырыш кешеләр”.
- Ул биек түбәләргә ничек мендем микән дип, үзем дә аптырыйм хәзер. Калайларны да бер башыннан – ирем, икенчесеннән үзем тотып күтәрә идем бит, - дип елмая Илсөя апа. – Яшь вакытта йөгереп кенә йөрдек. Хәзер андый җитезлек калмады.
Ярмөхәммәтовлар элек-электән күпләп мал-туар асраганнар, умарталарны да бер-ике оядан йөзгә җиткергәннәр. Сөтлебикәләрне дә дүртәрне тоткан чаклары булган. Соңгы елларны гына икегә калдырганнар. Сыерларны кул белән савалар. Аппаратыбыз бар, тик аның белән сөтнең тәме үзгәрәдер кебек, сәламәтлек барында бу эшнең бер авырлыгын да күрмим, ди хуҗабикә.
Альбина апаның сүзләренә караганда, Өркеш авыл җирлегендә барлыгы 83 сыер теркәлгән. Авылда байтак еллар инде көтү чыкмый, мал саны кимегәч, көтү чираты тиз килеп җитә дип, сыерларын чыгармый башлаганнар, болынга гына арканлыйлар икән. Сөтне исә эшмәкәр Айдар Галиевка тапшыралар. Соңгы айда бер литр сөткә унбер сумнан исәп-хисап ясаган.
Ярмөхәммәтовларның утардагы сарыкларын күргәч, кечкенә вакытлар искә төшеп китте. Элек авылларда сарык көтүләре дә чыга иде. Кич белән көтү кайткач, мәктәп яшендәге балаларның күбесенең төп эше сарыкларны эзләп алып кайту булгандыр. Сарыкларга тагылган аллы-гөлле чукларга карап, кайсы кемнең малы икәнен һәркем аера иде. Урам буенча сарыкларны куып йөрү, кайберсен өстери-өстери алып кайту җиңел эш түгел, әмма балаларга бер шөгыль булган бу.
- Безнең авылда да сарык көтүе чыкмый инде, малларны утарда тотабыз, - диде Илсөя апа. – Әмма аларга азык бик күп кирәк. Хәтта кипкән кычытканнарны да “сыптырып” куялар. Шуңа күрә көн саен болыннардан печән ташыйбыз. Азат умарталыкка менгәч тә чабып алып төшә.
Сарыкларны Корбан гаетенә, бала тугач чалырга дип килеп алып китәләр икән. Авырлыгына карап, бәясе дә төрлечә: биш мең сумнан алып, сигез мең сум тирәсе тора. Ә менә тиресен бер җирдә дә җыймыйлар, әрәм була инде, диделәр. Йонын исә язгысын – килограммын 15 сумнан, көзгесен 45 сумнан сатарга мөмкин.
Ярмөхәммәтовлар әниләренең пай җирләрен алып, анда күпьеллык үләннәр чәчкәннәр, әмма бу печән кыш чыгарга җитми, шуңа күрә болыннардан үләннәр чабарга туры килә икән. Ә ашлыкны сатып алалар. Хуҗалыкта кирәкле барлык техникаларны да булдырганнар: трактор, печәнчапкыч, җыю-әйләндерү җайланмалары, сука, хәтта кыш көне умарталыкка йөрергә дип снегоход та сатып алганнар. Мәшәкате күп булса да, эшсез торып булмый бит инде, терлеген дә асрыйсы килә, диделәр.
Маллар яныннан Ярмөхәммәтовларның бакчаларына үтәбез. Ике теплица, түтәлләрдә яшелчәләр өлгерә: бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кыяр, борыч, кәбестә...
- Туган якларымда элек-электән яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Әлеге гадәт минем белән бирегә дә ияреп килде. Кәбестәне күпләп үстерә башлаганга ун еллап бар инде. Ә Яшел Үзән якларында хәзер бакча җиләге, кабак үстерәләр, - диде Илсөя апа. – Кәбестәнең соң җитешә торган сортларына өстенлек бирәм. Кәбестә орлыгын теплицаның туфрагы җылынгач, апрель аенда чәчәм, аннан соң кыраулар беткәч, май башында кәлшәләрне бакчага күчереп утыртам. Кәбестә үстерүдә иң мәшәкатьлесе - аны корткычлардан саклау. Кукмарада эзләсәм дә, аңа каршы агу таба алмадым, шуңа күрә әни Яшел Үзәннән юнәтеп җибәрә. Төбен башта кул белән өябез, аннары араларын бәрәңгеяргыч белән йөреп чыгабыз. Кәбестәдән аш пешерәбез, тозлап та куябыз. Үзебездән артканын базарга, ярминкәләргә алып барып сатабыз.
Ярмөхәммәтовлар ике килограмм вак суган орлыгы да чәчкәннәр. Аны Яшел Үзәнгә әнигә илтеп бирәбез, ул, әз-әзләп, танышларына сата, шуңа күрә өйдә саклыйбыз, сыйфатсыз товар биреп, таныш-белешләр белән араны бозасы килми, диделәр. Читтә яшәүче туганнарының бакчасында кабак та үстерәләр әле. Дүртәр машина төяп алып кайткан чаклары да булган.
Илсөя апа белән Азат абый Язилә, Ризәлә, Илүзә исемле өч кызга гомер биргәннәр. Барлык куйган хезмәтләре алар өчен, укытасы, кеше итәсе бар, дип тырышалар. Бүгенге көндә кызлар - әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев