Фото: Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев үзара салым буенча референдумда тавыш бирде
Үзара салымнан җыелган акчалар халыкны электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары, гомум кулланылыштагы автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү һәм урындагы башка мәсьәләрне хәл итү өчен тотылачак.
Иртәнге сәгать 7дә Кукмара районында сайлау бирү участоклары ачылды. Һәрбер җыелган 1 сум өчен республика бюджетыннан хөкүмәт 4 сум акча өстәгәнен истә тотып, район халкы урындагы мәсьәләрне хәл итү өчен тиешле күләмдәге сумманы түләргә ризамы-юкмы икәнен хәл итә.
Үзара салымнан җыелган акчалар халыкны электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары, гомум кулланылыштагы автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү һәм урындагы башка мәсьәләрне хәл итү өчен тотылачак.
Референдумда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Кукмараның Нур Баян урамындагы 3нче урта мәктәбендә урнашкан 1669 номерлы участокка тавыш бирергә ул үзенең тормыш иптәше Виктория белән килгән иде.
-Халык актив катнаша, чөнки алар бу акчаларның нинди максатларда тотылачагын белә. Алдан тавыш бирү юлы белән биш кеше тавыш бирде, көндезге сәгать 1 гә тавыш бирчеләрнең 27 проценты килгән иде, - ди 1669 номерлы сайлау участогы рәисе Диләрә Бариева.
Районда яшәүчеләр дә үзара салымның кирәклеген аңлыйлар.
- Мин үзара салым программасын яклыйм. Безнең гаиләбез ел саен тавыш бирүдә катнаша. Әлеге программа кысаларында башкарылган эшләрне күреп күңел сөенә: юллар төзекләндерелә, тротуарлар салына, башка төрле үзгәрешләр күренә, - ди Кукмарада яшәүче Любовь Ганиева - Ничә еллар Нур Баян урамында тротуарлар юк иде, хәзер без асфальт салынган юлдан йөрибез.
Исегезгә төшерәбеә, барлык сайлау бирү участоклары кичке сәгать 8 гә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев