Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте

Кукмара районы авыл җирлекләрендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте.

Кичә ул беренчеләрдән булып, Ош. Юмья һәм Урта Комар җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Анатолий Рамазанов һәм Юрий Исынбаевларның чыгышлары тыңланды. Бүген җыен Пычак һәм Березняк авыл җирлекләрендә булды, анда җирлек башлыклары Габделфәт Нәфыйков белән Рөстәм Шәриповлар чыгыш ясады.

Шулай ук "Әсәнбаш Агро" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гарифуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевларның да докладлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Җыен ахырында хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев