Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүп кенә булса да, мәшәкате зур

Республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән программа буенча соңгы биш елда Татарстан җирлегендә берничә чүп яндыру заводы төзеләчәк. Бу исә чүплекләр бетерелә һәм берничә полигон гына калачак дигән сүз. Программа нигезендә бу эшләрне башкару өчен район җитәкчелеге тарафыннан "Экосервис" ширкәтенә йөкләмә куелды. Быелның май аеннан әлеге оешма хезмәткәрләре каты көнкүреш калдыкларын...

Республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән программа буенча соңгы биш елда Татарстан җирлегендә берничә чүп яндыру заводы төзеләчәк. Бу исә чүплекләр бетерелә һәм берничә полигон гына калачак дигән сүз. Программа нигезендә бу эшләрне башкару өчен район җитәкчелеге тарафыннан "Экосервис" ширкәтенә йөкләмә куелды. Быелның май аеннан әлеге оешма хезмәткәрләре каты көнкүреш калдыкларын поселоктан гына түгел, ә авыл җирлекләренә чыгып та җыя башладылар.

-Бүгенге көнгә 24 авыл җирлегендә һәм поселокта көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү системасы уңышлы гына эшләп килә. Халык әзерләп куйган чүп-чар махсус автотранспорт ярдәмендә җыеп алына һәм полигонга алып барып урнаштырыла. Анда исә барлык калдыклар да ике метр калынлыкта таратып тыгызланганнан соң, 25 сантиметр калынлыктагы балчык белән күмдерелә, - ди "Экосервис" директоры Ирек Шәйхетдинов. - Райондагы рәсми чүп полигоны Кәчимир авылын узып, Нократ Аланына бару юлында уң якта кала. Ул 5 гектар җирне биләп тора. Чүпнең таралу процессын "Росприроднадзор" һәрдаим тикшереп тора, һавага, җир асты суларына анализ ясый. Районыбыз полигоны тиешле нормаларга туры килә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми.

Ирек Шәйхетдиновның сүзләренә караганда, оешма хезмәткәрләре авылларга ике атнага бер тапкыр график буенча баралар икән. Килү көннәре исә җирлек башлыклары белән берлектә билгеләнә һәм халыкка җиткерелә. Күләмле, шактый гына чыгымнар таләп итүче әлеге хезмәт өчен түләү бәясе поселокта да, авылларда да бертөрле - пропискадагы бер кешегә айга 29 сум 43 тиен. Ай буена җыелган чүп-чарны капка төбеңнән яисә йорт янындагы контейнердан алып киткән өчен билгеләнгән әлеге сумма бер дә зур түгел!

-Регионара оператор системасы кертелү белән бәйле яңалыклар булмаса, чүп өчен түләү бәясе алдагы елларда да шул күләмдә сакланачак. Коммуналь хезмәтләр белән беррәттән, чүп өчен түләнгән акчалар да субсидияләнә. Моның өчен район социаль яклау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Студентлар исә, уку йортыннан белешмә язуы алып кайтып, "Бердәм исәпләү үзәге"нә (ЕРЦ) тапшырган очракта, түләүдән азат ителәләр, - дип аңлатма бирә директор.

Районыбызны чүп-чардан арындыручы "Экосервис" ширкәте хезмәткәрләре бары тик чәчелмәслек итеп савытка яисә капчыкка тутырып, авызы бәйләнгән чүпләрне генә алып китәләр. Капка төбенә таралган, юлда ятучы кәгазь, целлофан пакет һәм шешәләрне җыеп йөрү аларның вазыйфасына керми. Бакчачылык калдыкларын исә һәр хуҗалык гумус чокыры булдырып, шунда эшкәртергә тиеш.

-Агач ботаклары полигонга кертелми. Аларны 15-20 сантиметрлы итеп турарга кирәк. Чөнки полигонга китерелгән агачлар тулысынча тыгызланып бетмиләр, нәтиҗәдә кислород бушлыгы кала һәм чүп үзлегеннән янып китә, кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр бүленеп чыга, - ди Ирек Шәйхетдинов.

Поселокта шәхси хуҗалыкларда һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән каты-көнкүреш калдыкларын чыгару буенча оешма белән ике арада килешү төзелгән, һәркемгә шәхси исәп-хисап счеты ачылган. "Бердәм исәпләү үзәге" ай саен счетларны почта аша юллый. Түләүләрне исә почтада (бу очракта 15 сум өстәмә акча алына. - авт.), uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарырга була. "Мин инде картайдым, компьютерым, Интернетым да юк", - дип һич кенә дә борчылырга кирәкми. Электрон юл белән һәркем башкалар өчен түли ала. Әйтик, укучы, укытучы, яисә бюджет өлкәсендә хезмәт куючыга акчаңны бирәсең дә, алар үзләренең шәхси кабинетлары аша синең өчен түләүне башкаралар. Әлеге ысул күпкә отышлы, чөнки бернинди дә өстәмә комиссия алынмый!

Республикада бүгенге көндә 800 чүплек һәм 52 рәсми полигон бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев