Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кукмара автобусларында егетләр билет сатты

Ягымлы итеп елмаеп эндәшүче, ышанып тапшырылган хезмәтне лаеклы башкаручы укучылар, каникулларын файдалы үткәреп, үзләре күпмедер күләмдә акча да эшләде

Җәен автобуста яшүсмер кондукторларның очравына кукмаралылар тиз арада ияләнеп тә бетте. Ягымлы итеп елмаеп эндәшүче, ышанып тапшырылган хезмәтне лаеклы башкаручы укучылар, каникулларын файдалы үткәреп, үзләре күпмедер күләмдә акча да эшләде. Кондуктор вазыйфасын үтәү авыр идеме дип, кайберләренең фикере белән кызыксындык.

Ара ерак булса, яисә тиешле урынга соңга калынса, яки тиз барып җитәргә кирәк икән, һәркем, әлбәттә, тукталышка юнәлә дә әллә кайлардан күренеп, “үз кадерен белеп кенә килүче” зур, ап-ак автобусны көтә башлый. Ашыгып кереп тә кайвакыт утырырга урын калмый, әле аңа кушылып берәүләр этешеп-төртешеп, әйткәләшеп тә ала, сабыйлар елауга ук күчә. Менә шунда транспорттан тизрәк төшеп калу теләге туа да инде. Үзең дә сизмәстән “кондукторга Алла ярдәм бирсен” дип куясың. Автобуста басып барганда гәүдә төрле якка чайкалуга карамастан, аларга пассажирның акчасын дөрес итеп санап алырга, артыгын кире кайтарырга, билетын бирергә кирәк. Көне буе шулай бертуктаусыз хезмәт куеп, аның өстенә төрле моң-зар, хәтта тупас сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әле ярый кондукторларны ялга чыгаручы мәктәп укучылары бар.

Менә бу җәйдә Эвелина Опарина, Рания һәм Динара Сәмигуллиналар, Рамазан Закиров, Аяз Якупов, Андрей Мошков һәм Ислам Хәмидуллиннар тырыша-тырыша билет сатты. Узган еллардан аермалы буларак, Кукмара егетләре үзләрен быел беренче мәртәбә кондуктор буларак сынап карый алды. 9нчы сыйныфны тәмамлаган Аяз белән Андрей, төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң, кукмаралыларга бер ай дәвамында хезмәт күрсәткән. Каникулның башка айларын исә алар өйләрендә үткәргәннәр, әти-әниләренә ярдәм иткәннәр.

- Эш сәгате иртүк башланып китсә дә, йокым һәрчак туя иде, - ди Аяз Якупов. - Район халкын игелекле дип әйтәсем килә, чөнки автобуста өлкәннәргә һәрвакыт урын тәкъдим итәләр, тиешле тукталышка яисә берәр җиргә ничек барып җитәсен аңлаталар, хәтта акчасы җитмәгән очракта чит кеше өчен түлиләр дә. Халыкның бер-берсенә һәм безгә – вакытлыча эшләүчеләргә карата уңай мөнәсәбәтен күреп сөендем.

Андрей Мошков та кукмаралыларның күпчелеге бер-берсенә карата ярдәмчел һәм әдәпле дип басым ясады. Күңеленә кешеләр белән аралаша торган эш якын булганлыктан, кондуктор вазыйфасына берсүзсез ризалашкан. “Җәйге ялларда акча юнәтергә теләүчеләр үз максатларына ирешер өчен алга барсыннар, теләсә нинди эшкә алынудан курыкмасыннар иде. Шәхсән үзем әлеге хезмәтем нәтиҗәсендә көнемнең һәр сәгатен дөрес планлаштырырга, әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табарга өйрәндем. Якыннарым да миңа һәрчак ярдәм итеп торды”.

Аяз белән Андрей билет сатудан бер дә туймаган икән дип уйлап куйдым, югыйсә, алдагы елда да биредә эшләү ниятләре булмас иде. Ә менә 11нче сыйныфка баручы Ислам Хәмидуллин, киресенчә, киләсе елга уку йортына керү кебек мәшәкатьләр белән йөрер.

- Мин үзем Кукмараныкы, Казан шәһәрендәге 2нче номерлы лицей-интернатында белем алам, - дип сөйләде Ислам. - Кызганычка каршы, һәр җәйне дә эшкә урнашмыйм, чөнки яшьләрне кызыктырырлык тәкъдимнәр сирәк очрый. Менә быел төрле вариантлар арасыннан кондукторга – физик көч таләп итмичә, күбрәк баш эшләтә торган хезмәткә тукталдым. Каникулда көндәлек режимым үзгәргәнлектән, беренче вакытта кичке сәгать 10-11ләрдә ятып, иртәнге 5тә уянуы авыр иде, әмма тора-бара күнектем. Ике ай дәвамында автобуста төрле конфликтлы хәлләр булгалады, гадәттә, моңа өлкән яшьтәге ир затлары сәбәпче: аларның юл йөрү билетын чыгарып күрсәтәселәре килми.

Яңа алым – касса аппараты белән эшләү кергәнгә күрә, яшь кондукторлар башта бераз шикләнеп калган, ләкин ул бер дә кыен түгел икән, шуңа күрә без аңа бик тиз ияләштек, диделәр. Озакламый 1 сентябрь якынлашканлыктан, әлеге егетләр үзләренең тырышып ирешкән хезмәт хакына мәктәп өчен кирәк-яраклар сатып алырга уйлый. Ниһаять, алда безне өч ай ял көтә, дип сөенгән мәктәп укучыларының каникуллары тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Аларга укуларында зур уңышлар телибез.
 

Альбина ЗАКИРОВА, “Кукмор-Транс” оешмасының баш бухгалтеры:

- Кондукторның эш сәгате нинди автобус туры килүенә карап билгеләнә: иртәнге сәгать 6.30дан алып кичке 19.00гә кадәр. Алар шофер белән 2 мәртәбә 1 сәгатькә сузылган төшке ашка бүленәләр, шимбә яки якшәмбе ял итәләр. Җәй көне вакытлыча эшкә алынган мәктәп укучылары касса аппаратына бик тиз җайлашып, беренче көннән үк уңай гына эшләп киттеләр. Алар иртән беркайчан да соңга калмыйча, бурычларын җиренә җиткереп башкардылар. Шул сәбәпле кукмаралылар да эшләреннән тулысынча канәгать, кондукторларга карата ризасызлык, зарлану сүзләре булмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев