Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Россия тарихында зур вакыйга башлана – Конфедерацияләр Кубогы уеннарына старт бирелә

17 июньдә Россия тарихында зур вакыйга башлана - Конфедерацияләр Кубогы уеннарына старт бирелә. Уеннар илебезнең дүрт шәһәрендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида һәм Казанда үтәчәк. Әлеге зур спорт чарасы 17 июньдә Санкт-Петербургта Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелма командасының Яңа Зеландия командасына каршы уены белән башланып китә. 18 июньдә исә башкалабыз...

Кичке сәгать 7 тула башласа, йортыбыздан ерак булмаган, халык телендә Парк мәйданчыгы дип аталган урын малайлар тавышына күмелә. Иртә яздан салкын көзгә кадәр 7-8 яшьтән 17 яшькә кадәрге "егетләр" анда туп тибә. Аларны инде бу вакытта компьютер да, телевизорда бара торган кино-мульфильмнар да кызыксындырмый. Арып-талып, тузанга батып, кул-аяклар сыдырылып кайтса да, кичке шушы вакытны көтеп алалар алар. Төпчек улым Аяз да калышмый. "Әни, мин футболга" дип әйткәндә, көндәлек башкарыласы эшләр исемлегендә кайберләре сызылмаган булса да, сөенәм генә. Туп типсен, чыныксын, абыйлары шикелле спорт яратып үссен.
Зур Кукмара малайларының, егетләренең, урта буынның футбол яратуы турында күп тапкырлар яздык. Бу авылда гына әллә ничә урам командасы бар, бу авылда гына яшьли вафат булган, спорт сөйгән егетләр истәлегенә елга берничә тапкыр турнирлар оештырыла. Ә, гомумән алганда, районыбызда футбол "җене" кагылган ир-егетләр күп. Алар һәр турнирны көтеп алалар, җаннары-тәннәре белән җиңү өчен көрәшәләр.
-Футбол бүгенге көндә районда иң популяр спорт төре булып тора, иң күп ярышлар футбол буенча үткәрелә. Әлбәттә, тренер буларак мин моңа бик сөенәм, - ди 32 ел буе Зур Кукмара урта мәктәбендә балаларга физик тәрбия биргән, шуның 18 елын тренер булган Фәрит абый Сәйфетдинов. -17 июньдә Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә районда футбол буенча традицион турнир башлана. Безнең Зур Кукмара авылыннан анда ике команда катнашачак. Исәп - җиңәргә, җиңеләсе түгел иде. Быел кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары белән 7-8 тапкыр республика ярышларында катнаштык. Уңышлы булды. Әле андый футбол яраткан яшүсмерләр үсеп килгәндә бу спорт төре районда югалмаячак. Ә Конфедерацияләр Кубогында катнашачак Россия җыелма командасының уеннарына килсәк, безнекеләр русча итеп әйткәндә "непредсказуемая" команда бит алар. Ягъни алдан әйтеп, алдан фикерләп булмый.
Айдар МИННЕХУҖИН: Конфедерацияләр Кубогында Россия җыелма командасының катнашуын 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионаты өчен яхшы хәзерлек дип кабул итәм. Баш тренер Станислав Черчесовка кайсы уенчының нинди "форма"да икәнен, ягъни ничек уйнаганын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Ә уеннарга килсәк, җиңел булыр дип уйламыйм, чөнки тренер да яңа кеше, уенчылар да әле шуның кадәр бер-берсе белән уйнарга күнекмәгән.
Илдар СӘМИГУЛЛИН: Футбол белән яшьтән кызыксынам, уеннарны даими карап барырга тырышам. Үзем дә футбол уйный идем. Россия командасы җиңәр дип уйламыйм, икенче-өченче урында калса, яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев