Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов килде

Ул өченче чакырылыш район Советының 27нче сессиясендә һәм Кукмара шәһәренең күппрофильле лицеенда төзеләчәк остаханәнең нигезенә беренче таш урнаштыру тантанасында катнашты

Бүген Кукмарада өченче чакырылыш район Советының 27нче сессиясе үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов катнашты.

Утырышка кадәр Кукмара шәһәренең күппрофильле лицеенда төзеләчәк остаханәнең нигезенә беренче таш урнаштыру тантанасы булды.

Аннан соң Рафис Тимерхан улы район Мәдәният йорты фойесынды районда җитештерелгән товарлар һәм продуктлар урын алган күргәзмә белән танышты.

Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев районның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турынды чыгыш ясады.

- Отчет елы безнең өчен үсеш елы булды. Социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика рейтингында 18 позициягә күтәрелеп, 26нчы урынга мендек. Быел күрсәткечләрне тагын да яхшырту бурычы тора, - диде ул һәр тармакта башкарылган эшләргә анализ ясап.

Рафис Борһанов Кукмараның күпмилләтле халкы арасында татулык хөкем соруына, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларга уңай бәя бирде.

Гөлгенә ШӘРИПОВА, фото: Эльвира МӨБАРӘКШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев