Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада төп чыршы ачылды

Традиция буенча быел да чыршы Җиңү Паркы каршындагы мәйданда урнаштырылды

Бүген Кукмарада төп чыршыны ачу бәйрәме булды. Традиция буенча быел да чыршы Җиңү Паркы каршындагы мәйданда урнаштырылды.

Кукмаралыларны сәхнәдән Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, район мәдәният узешчәннәре, укучылар, балалар катнашында әзерләнгән театральләштерелгән тамаша, җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмгә тагын да күтәренке рух өстәде.

Аннан соң бергәләп чыршыдагы утларны кабыздылар. Шулай ук бәйрәмгә килгән кунаклар төзекләндерелгән Нурминкә яр буенда ял итте, саф һава сулады, балалар рәхәтләнеп таудан шуды.

Бәйрәм күмәк бию, дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев