Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген “Кукмара районы көне” билгеләп үтелә(+фото)

Бүген "Кукмара районы көне" билгеләп үтелә. Аның кысаларында Атлас Булатов исемендәге ял паркына 1965-1980 елларда Кукмара партия район комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкарган Атлас Булатовка һәйкәл-бюст куелды. Әлеге тантаналы чарада Атлас Минхаировичның тормыш иптәше Лена Булатова, кызы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм якыннары катнашты. Бәйрәм кунакларын район...

Бүген "Кукмара районы көне" билгеләп үтелә. Аның кысаларында Атлас Булатов исемендәге ял паркына 1965-1980 елларда Кукмара партия район комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкарган Атлас Булатовка һәйкәл-бюст куелды. Әлеге тантаналы чарада Атлас Минхаировичның тормыш иптәше Лена Булатова, кызы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм якыннары катнашты. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев, район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, "Вахитов" исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Казанның җиденче номерлы клиник шәһәр дәваханәсенең ревмотология бүлеге җитәкчесе Равия Мухиналар сәламләде. Шулай ук бүген әлеге паркта районкүләм чәчәкләр күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылды. Ярминкәдә мәгариф оешмалары Татарстанда сусаклагыч зоналар, парклар һәм скверлар елына багышлап һәм башка бик күп төрле композицияләр тәкъдим иттеләр. Районда яшеллек, чисталык һәм төзекләндерүне тәэмин итү максатында үткәрелгән конкурска да нәтиҗә ясалды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре, сәнгать мәктәбе укучылары катнашындагы концерт беркемне дә битараф калдырмады. Шахмат, шашка уеннары да үткәрелде. Ә иң кечкенәләр уен мәйданчыклары күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев