Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Җәйге яллар бик тиз узып китә. Яңа уку елы башлануга бер айдан да азрак вакыт калып бара. Балалар бармак бөгеп, каникулның соңгы көннәрен санаса, әти-әниләр инде мәктәпкә әзерләнә башлады. Бу шатлыклы да, шул ук вакытта шактый чыгымлы да мәшәкать. Шулай булмый ни, укучыга мәктәп формасы, сумка, спорт киеме, алмаш аяк...

Билгеле, һәр ата-ананың баласын Белем көненә кешедән ким-хур итмичә әзерлисе килә. Бу бигрәк тә сабыйларын беренче сыйныфка озатучыларда сизелә. Нәрсә сатып алсалар да, сыйфатлы һәм матур булсын, дип тырыша алар. Кайбер мәктәпләрдә кирәкле әйберләрнең исемлеген биреп тә җибәрәләр. Әлеге исемлектә ручка, дәфтәрдән алып, спорт киемнәре, чаңгы, металл конструктор һәм башка бик күп әйберләр язылган.
Бүгенге көндә боларның барысын да сатып алу өчен кыенлыклар юк кебек. Базардагы сәүдә нокталарында, махсус кибетләрдә күңелеңә охшаганын сайлый аласың, бары тик акча янчыгының шактый калын булуы кирәк.
-Без мәктәп кирәк-яракларының күп төрлесен тәкъдим итәбез, - ди Кукмара кибетләренең берсендә сатучы Эльмира Кәрамова. - Бу ата-аналарга матди хәленнән, зәвыгыннан чыгып сайлап алу мөмкинлеге булсын өчен шулай эшләнә. Мәсәлән, сумкаларның бәясе 800 сумнан башлана. Ә менә ортопедик аркалы, яктылыкны кире кайтаручы детальләре һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакның бәясе ике мең сумнан да артып китәргә мөмкин.
Чыннан да, мәктәп баласына иң кирәк булган әйбер ул - портфель. Ата-аналарның күбесе: "Акчасыннан тормыйбыз, иң мөһиме - баланың сәламәтлеге, күтәреп йөрергә уңайлы булсын", - дисә, балалар үзләре исә портфельның тышкы бизәлешенә, кесәләренең күплегенә игътибар итәләр. Төрле мультфильм геройлары төшкәнен сайлаучылар да, кечкенә курчак эленгәненә кызыгучылар да бар икән.
Эльмира белән аралашкан вакытта үткән ел кызымны беренче сыйныфка әзерләгән вакыт хәтергә килде. Үзе сайлап, бик матур сумка сатып алган идек, йөрәк формасында ясалган брелоклар да эленгән, бәясе дә саллы гына: 2300 сумга төште. Бәясенә күрә сыйфатына тел-теш тидерерлек булмады үзе: ел буена ватылмады да, ертылмады да. Әмма уку елы буе аны үземә күтәреп йөрергә туры килде, чөнки шактый калын материалдан эшләнгән сумкага китаплар салгач, ул тагын да авырайды. Ә баланың ничек көче җитмәк кирәк?! Шуңа күрә сыйфат, тышкы кыяфәтен генә түгел, сумканың башка якларын да исәпкә аласы икән.
Сумканы канцелярия товарлары белән тутырырга кирәк. Анысы тагын ике-өч мең сумга төшә, ди сатучылар. Мәсәлән, ручкалар биш сумнан, төсле буяулар, пластилин утыз сумнан, төсле карандашлар илле сумнан башлана, диделәр. Шул ук вакытта теләгән кеше төсле карандашның, әйтик, ике йөз сиксән ике сумлыгын, пластилинның йөз кырык сигез сумлыгын да сатып алырга мөмкин. Дөрестән дә, кибет киштәләрендәге товарларның күптөрлелегеннән күзләр камаша. Кайсын алырга белми аптырарсың!
-Быел кызым беренче сыйныфка барырга әзерләнә, - ди хезмәттәшем Гөлия Нуриева. - Мәктәп кирәк-яракларын сатып аласы, форма тектерәсе бар, берсен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Кибетләрдә әйбер бик күп, сайларга гына кирәк. Мәсәлән, ак водолазканың 250 сумлыгы да, 800 сумлыгы да бар. Ак блузка 1200 сум тирәсе. Ә менә форманы тектерергә биргән идек, әлегә кадәр әзер түгел. 1600-1700 сум тирәсе булыр, диделәр. Сумканы исә 1200 сумга сатып алдык. Канцелярия әйберләрен балалар бакчасыннан чыккан вакытта да бүләк итеп биргәннәр иде, үзем дә әкренләп җыеп, әзерләп килдем, шуңа күрә анысы өчен борчылмыйм.
Әйе, баланың өс-башын да кайгыртырга кирәк бит әле. Күлмәк, алъяпкыч, ак блузка, сарафан, костюм-чалбар, спорт киеме...
-Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли башладылар инде. Бигрәк тә шимбә-якшәмбе көннәрендә кеше күп йөри, - ди Кукмарадагы сәүдә нокталарының берсендә балалар киемнәре белән сату итүче, үзе дә ике бала әнисе Гөлнара Ганиева. - Кием-салым сатып алганда аның сыйфатына, бәясенә, матурлыгына игътибар итәләр. Россиядә тегелгәннәре, Төркиядән кайтартылганнары да бар, соңгылары кыйммәтрәк. Кайбер балалар, бигрәк тә үсә төшкән саен үзләре дә сайланырга яраталар. Мин үзем дә улымны мәктәпкә әзерләп бетермәдем әле, әкренләп канцелярия товарлары гына ала башладым. Берьюлы сатып алсаң, бик кыйммәт бит. Барысына бергә ун-унбиш мең сум акча китәдер дип уйлыйм, - диде ул. Аның кечкенәсе балалар бакчасына йөрсә, олы улы өченче сыйныфка бара икән.
-Үткән атнада авылда яшәүче кызым да ике баласын мәктәпкә әзерләү өчен Кукмарага килде. "Кызым, һәрберсенә унбишәр мең сумнан да ким кирәк булмас", - дип кисәтеп куйган идем. Башта: "Кая инде, әни, шулкадәр акчага нәрсә алып бетерәсең?" - диде. Соңыннан: "Әни, син дөрес әйткәнсең икән, бар әйбер кыйммәт, акчаның су кебек акканын сизми дә каласың", - дип килеште, - диде Кукмарада яшәүче Альмира апа.
Мәктәп кирәк-яраклары бәяләре:
Мәктәп формасы - 1600-2000 сум
Туфли - 850-2000 сум
Спорт формасы - 700-1500 сум
Спорт аяк киеме - 350-1250 сум
Чәчәк бәйләме - 300 -800 сум
Костюм - 1800- 4000 сум
Ак күлмәк - 450-500 сум
Галстук - 150-300 сум
Портфель - 800-2800 сум
Дәфтәр - 1,90-4 сум
Көндәлек - 80-90 сум
Ручка - 6-15 сум
Гади карандаш - 2-5 сум
Фломастер - 30-150 сум
Пенал - 75-200 сум
Дәфтәр тышы - 3 сум
Папка - 70-120 сум
Акварель - 30-200 сум
Линейка - 5-10 сум
Пластилин - 30-148 сум
Санау таякчыклары - 30 сум
Альбом - 12-45 сум
Төсле карандашлар - 50-282 сум
Пумала - 30 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев