Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Айнур Фазылҗанов: Кукмарадагы филиалының җинаять-башкарма инспекциясендә 118 кеше исәптә тора

Район филиалының өлкән инспекторы җинаять-башкарма инспекциясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт, хөкем ителүчеләр нинди җәзалар үти һәм электрон беләзекнең кемнәргә кидертелүе турында сөйләде

Илебездә җинаять-башкарма инспекциясе оешуга быел 100 ел тула. Шушы уңайдан без  әлеге инспекциянең Кукмарадагы филиалының өлкән инспекторы, эчке эшләр подполковнигы  Айнур Фазылҗанов белән очрашып сөйләштек.

- Айнур Фоатович, җинаять-башкарма инспекциясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

- Иң элек шуны әйтергә кирәк: җинаять законнарында каралган җәзалар арасында җәзаны иректән мәхрүм итмичә генә бирү мөһим урын алып тора. Без әнә шундый хөкем карарларының үтәлешенә контрольлек итәбез, хөкем ителгәннәрнең тәртибен күзәтү астында тотабыз. Соңгы өч ай эчендә безнең филиалда 143 кеше исәптә торды, хәзер исә – 118.

- Алар нинди җәзалар үти?

- Бишесенә төзәтү эшләре билгеләнгән, шуларның берсе – баласына алимент түләмәгән хатын-кыз. Унбер кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Аларның авыл җирендә  торганнарын - шул җирлек карамагына, Кукмарада яшәгәннәрен күбесенчә “Чиста шәһәр” оешмасына җибәрәбез. Халык мәкале дә, эш кешене төзәтә, ди бит. Сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр дә бар: 52 кеше, шуларның икесе – хатын-кыз. Моннан тыш, дүрт кешенең хөкем карары белән иреге чикләнгән: аларга Кукмарадан чыгып китү тыела, кичке сәгать уннан иртәнге алты сәгатькә кадәр өйләрендә булырга тиешләр, халык күпләп җыелган массакүләм чараларда катнашырга рөхсәт ителми. Өч хатын-кызга җәза үтәү срогы балаларына 14 яшь тулганчы кичектерелгән. Шуларның икесе наркотиклар таратуда гаепләнә, берсе – урлауда. Билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыя торган җәза да бар, әйтик, икенче тапкыр исерек көе руль артына эләккән очракта. Мондый 51 кеше исәптә тора, аларга  яшәү һәм эш урыннарында контрольлек итәбез.

- Электрон беләзек кемнәргә кидертелә?

- Андыйлар бездә икәү. Авыр җинаять кылуда гаепләнүче, әмма әле аларга карата суд карары чыгарылмаган бу кешеләр өй арестында тотыла. Электрон мониторинг системасы аларның һәрбер хәрәкәтен күзәтергә һәм хокук бозуларны булдырмаска ярдәм итә. Әлеге күзәтелүчеләр өчен таләпләр кырыс: өйдән, ишегалларыннан чыгарга ярамый, билгеле бер вакытта һавада йөреп керү каралган, чит кешеләр белән сөйләшү, кәрәзле телефон яки башка элемтә чараларыннан файдалану, кунаклар кабул итү тыела. Әгәр ниндидер хокук бозу була, чикләүләр үтәлми икән, шунда ук инспекциядәге компьютерда күренә. Аларны Казаннан да контрольдә тоталар.

Гомумән, исәптә торучы кешеләр куелган чикләүләрне, тыюларны бозалар икән, аларның суд аша хөкем сроклары озайтыла яки өстәмә эшләр йөкләнә. Шуннан соң да ике хокук бозу очрагы булса, кулга алыналар.

- Иректән мәхрүм итмичә бирелә торган җәзаларны нәтиҗәле дип уйлыйсызмы?

- Исәптә торучыларның төрлесе бар бит: ялгышлык белән җинаять кылучылар да. Кешегә төзәлү, туры юлга басу өчен мөмкинлек  бирергә кирәк, моңа аларның  хакы бар. Хезмәттәшем, өлкән инспектор Рәдиф Зарипов белән бу хакыйкатьне һәрдаим күздә тотабыз. Исәптәге һәркемнең - үз холкы, һәрберсе белән аңлашып, төзәтү эшләре алып барабыз.

Күзәтүдән тыш, тәрбияви чаралар да үткәрәбез. Арча инспекциясендә штатта психолог бар, аны чакырып, исәпкә яңа гына алынганнар белән кварталга бер тапкыр очрашулар оештырабыз. Шулай ук Кукмарадагы “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Март аенда үзәк район дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗановны чакырдык. Ул үтемле лекция укып китте. Эчке эшләр бүлегенең дә ярдәме зур. Исәптә торганнарны, участок инспекторлары белән кварталга бер тапкыр урыннарга барып, тикшерүләр үткәрәбез.

- Җинаятьчеләргә, кыңгыр эш кылганнарына үкенеп, сабак алырлык, димәк.

- Кызганычка каршы, төзәлергә теләмәүчеләр дә була. Быел, мәсәлән, Кукмарада яшәүче берәү кабат җинаять кылды. Ул куркытып талау буенча хөкем ителгән иде, гыйнвар аенда чит кеше милеген аңлы рәвештә бозган өчен суд карары буенча кулга алынды.

Әлбәттә, эшебезнең уңай нәтиҗәсен күрергә телибез. Алда сөйләгәннәрнең барысы шул максатка юнәлтелгән. Форсаттан файдаланып, инспекцияне төрле елларда җитәкләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Исәнлек-саулык, иминлек, хәерле гомерләр телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев