Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илсур Һадиуллин: Кукмара районы республикада гына түгел, хәтта Россия күләмендә дә лидерлар рәтендә

Кукмарада «Уку алдынгылары» слеты үтте.

Кукмараның «Киндеркүл» паркында узган «Уку алдынгылары» слетында яхшы билгеләргә генә өлгерүче, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар тәбрикләнде. Чара район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында үтте.

Татар, рус, керәшен, удмурт, мари йортларын чагылдырган ишегалларында булганнан соң, кунаклар бизнес-проектлар күргәзмәсе белән танышты.

Тантаналы өлештә бүләкләүләр булды. Шунысы сөенечле: бүләкләнүчеләр дә, алдынгылар слетына чакырылучылар саны да елдан-ел арта. Бүгенге белем бирү системасының шактый катлаулы булуына карамастан, укучылар тырышып укырга да, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә, олимпиадаларда катнашып урыннар алырга, сәхнәдә һәм спортта үзләрен күрсәтергә дә вакыт табалар.

«Бүген районыбызда зур бәйрәм. Без мәгариф һәм спорт юнәлешендә Бөтенроссия, республикакүләм, халыкара, төбәк ярышларында һәм бәйгеләрдә, олимпиадаларда уңышларга ирешкән укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен тәбриклибез. Мәгариф системасы республикада алдынгы урыннарны били. Без моңа бик шатбыз. Алга таба тагын да үсәргә, яңа үрләр яуларга тиешбез. Бәйрәм белән барыгызны да», - диде район башлыгы. Шулай ук Сергей Димитриев кичә районда тәүлеклек тулаем савымның 400 тоннага җитүен әйтеп тә сөендерде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мондый төр слетның беренче тапкыр зур масштабта Кукмара җирлегендә үтүен билгеләп узды.

«Уку елы тәмамлану, еллык эшкә нәтиҗәләр ясау уңаеннан бүген бик матур чара уза. Кукмара районы республикада гына түгел, хәтта Россия күләмендә дә лидерлар рәтендә. Горурланырлык, мактап сөйләрлек күрсәткечләрегез бар. Мәгарифнең кайсы гына юнәлешен алсак та, күркәм башлангычы Кукмарага барып тоташа. Бүген мәйданнан укуда бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылар узды. Алар - безнең батырлар. Алга таба да уңышлар телим», - диде Илсур Һадиуллин.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев