Зур Кукмараның зур эшләре(+фото)
Әлеге җирлектә яшәгәч, күреп-белеп торабыз, быел биредә чыннан да, шактый күп эшләр башкарылды. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевның җитәкче кәнәфиенә утырганына сентябрь аенда бер генә ел булса да, оештыру сәләте зур. Әйдәгез, ел дәвамында биредә ниләр эшләнелгәнен барлыйк әле. Үзара салым "койрык"лардан арындыра. Кайсы гына төбәкне алсаң да, урам юллары...
Әлеге җирлектә яшәгәч, күреп-белеп торабыз, быел биредә чыннан да, шактый күп эшләр башкарылды. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевның җитәкче кәнәфиенә утырганына сентябрь аенда бер генә ел булса да, оештыру сәләте зур. Әйдәгез, ел дәвамында биредә ниләр эшләнелгәнен барлыйк әле.
Үзара салым "койрык"лардан арындыра.
Кайсы гына төбәкне алсаң да, урам юллары - җитәкчеләрнең үзәгенә үткән мәсьәләрнең иң зурысы. Җыелыш-җыеннарда да халык бу турыда сүз кузгатмый калмый. Зур Кукмара авылының да берничә урамы инде ничә еллар дәвамында төзекләндерүне сорап, әлеге проблема "кара сакал" булып җитәкчедән-җитәкчегә тапшырыла килде. Ниһаять, үзара салым ярдәме белән җирлек быел бу "койрык"лардан арынды - барлыгы 2 чакрым 640 метр озынлыктагы урам юллары тәртипкә китерелде. Зур Кукмараның Береговая (380 метр), Октябрь (195 метр), Заречная (290 метр), Майский (240 метр), Набережная-Һади Такташ урамнарында - 210метр, Рудник авылының Строительный (510 метр), Лесной (140 метр), Гафиятуллин урамнарына -75 метр таш түшәлде. Иске Йорт авылында -173, Янсыбыда -295 метр арадагы юл төзекләндерелде.
Халык белән аралашканда үзара салым турында сүз чыкса: "Нәрсәгә җыялардыр шул акчаны, файдасы бардырмы, түлисебез килми", - дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Ә саннарга, башкарылган эшләргә күз салсаң - мөһимлеге күз алдында.
Әйтик, быел җирлектә 776 мең 400 сумлык үзара салым акчасы җыелган. Ул дәүләт ярдәме белән 3 миллион 882 мең сум булып кире кайткан. Шуның 3 миллион 382 мең сумы алда санап үткән урамнарны төзекләндерүгә киткән. 100әр мең сум акча су насосларын, ут баганаларындагы лампочкаларны яңарту өчен тотылган. Ә калган 300 мең сумына Зур Кукмарадагы стадион койма белән әйләндереп алынган, аңа капкалар ясалган, стадион эчендә спорт мәйданчыгы төзелгән.
- Агачлар күтәрелеп үсеп китүгә, киләчәктә авыл Сабан туен әлеге стадион эчендә оештырырга планлаштырабыз, -ди Ришат Хәнәфиев.- Аның әйләнә-тирәсенә үткән көз һәм яз дүрт метр киңлектә бишәр рәт итеп ике мең төп каен, чыршы, нарат агачлары утыртылды. Бу эштә урта мәктәп, авылдагы "Бәләкәч, "Шатлык" балалар бакчалары, "Ялкын" спорт клубы, мәдәният йорты, авыл җирлеге коллективлары зур ярдәм күрсәттеләр. Бу тирәне тупыл агачлары баскан иде инде. Аларны кисәргә Рамазан Садретдинов, спорт ветераннары - Мәгъсүм абый Нуриев, Таһир абый Хафизовлар башлап йөрделәр. Ни өчен стадионга шунын кадәр басым ясый икән дисезме? Чөнки бу җир киләчәктә гөрләп торырга тиеш дип күзаллыйбыз. Стадион эчендә стандарт таләпләргә туры килә торган футбол мәйданчыгы, волейбол, стритбол уйнау урыны булачак. Стадион кырыендагы йөгерү трассасын Кукмараның чаңгы трассасына тоташтыру уе да бар.
Быел җирлектә үзара салым 92 процент җыелган. Түләмәүчеләр арасында тормыш хәле авыр булучылар да һәм шәхси эшмәкәрләр дә бар икән. Эштән кайтканда бер тапкыр кибеткә кереп чыгу өчен дә 400 сум гына акча җитми. Кибеткә көндәлек керәсең, ә салымны елга бер тапкыр гына түләргә кирәк. Ә төзекләндерелгән юлдан түләгәне дә, түләмәгәне дә йөри. Акчаларын кызганучыларны намус дигән төшенчә борчымыймы икән?
Быел җирлек халкы реферундумда катнашып, уңай тавыш биргән очракта киләсе елга үзара салымны 500 сумнан җыярга (быел районда 800 сумнан җыйган җирлекләр дә булды. авт.) планлаштырыла. "Тупланган сумма авыллардагы су башняларын киртәләп алырга, Зур Кукмараның "7 километр" кафесына кадәр урамнардагы юлны тәртипләргә тотылыр иде", - ди җирлек башлыгы.
Ниһаять, асфальттан җилдерәбез,
диләр хәзер Иске Йорт авылында яшәүчеләр. Федераль программа нигезендә быел бу төбәктә бик зур эш башкарылды: 58 хуҗалыклы Иске Йорт авылына керүче 3 чакрым 490 метр юлга Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы тарафыннан (авылдагы башлангыч мәктәпкә кадәр) асфальт түшәлде. Хәзер инде авылдагы башка урамнарда яшәүчеләр дә юлларны тәртипкә китерүне сорый икән. Бу авыл халкы бердәм, тату яши. Үз көчләре белән җәй көне балалар мәйданчыгы төзеп куйганнар. Турникта күтәрелергә, берничә атынчыкта атынырга, волейбол уйнарга мөмкин.
Ә республикада гамәлдә булган программа буенча быел Зур Кукмараның тагын берничә урамы төзекләндерелде. Киров (620 метр), Рабочий (390 метр), Вахит-Тукай урамнарына 42 метр таш түшәлде.
Зур Кукмараның тау итәгенә урнашкан Төньяк микрорайонындагы Илһам Шакиров, Каюм Насыйри урамнарына 1400 метр озынлыкта газ торбалары сузу да халыкның тормыш хәлен яхшыртуда зур эш булып тора. Шулай ук "Чиста су" программасы кысаларында Зур Кукмарада 1100 чакрым озынлыкта су торбалары алыштырылды. Биш урынга янгынга каршы гидрантлар урнаштырылды.
Янсыбы авылындагы иске клуб сүтелгәнгә берничә ел вакыт узды. Хәер, аның клуб диярлеге дә юк, теләсә кайсы вакытта ишелеп төшәргә мөмкин иде. Янсыбыда клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты төзү район җитәкчелеге ярдәме белән 2017 ел программасына кертелде.
Көндәлек эшләр
Авылда су бетсә дә, урамны кар басса да, башка проблемалар килеп чыкса да, халык җирлек башлыгы белән элемтәгә чыга. Шушы мәсьәләләрне хәл итүдән тыш җитәкченең көндәлек мәшәкатьләре дә җитәрлек.
"Агач утырту" айлыгы кысаларында быел көзлектә Зур Кукмара авылы урамнарына 200 төп үсенте утыртылды. Кәҗә асраучылар үз малларын иркенгә чыгармыйча, бәйләп тотсалар, үсентеләр бик тиздән күзләрне иркәләп күтәрелеп тә китәрләр иде. Урамнардагы юл билгеләре дә тиешле таләпләргә туры китерелеп, "Чиста шәһәр", мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән яңартылды.
2015 елда авыл халкы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән Зур Кукмара зиратына яңа койма тоту эше башланды. Узган ел 635 мең сумлык эш башкарылды, 1012 метр арада койма тотылды. Быел исә 450 метр ара койма белән әйләндереп алынды. Калган 120 метр өчен киртәлек материал җирлеккә кайтты инде, тәмамлап кына куясылары бар.
Янсыбы авылы халкы да әлеге изге эштә читтә калмаган: иганәчеләр, авылда яшәүчеләр ярдәме белән авыл зиратының коймасы яңартылган.
Зур Кукмара авылы яшьләренең спорт белән дус булулары күпләргә мәгълүм. Узган ел зуркукмаралылар җирлекләр арасында үткән район спартакиадасында беренчелекне алды. Авылның кызлар һәм ир-егетләр арасында волейбол командасы бар. Яшьли арабыздан киткән Динар Хафизов, Рамил Нуриев, Алмаз Гаязов истәлегенә авыл, район күләмендә мини-футбол турнирлары үткәрүдә дә, җирлектә яшәүчеләр арасында теннис, чаңгы буенча бәйгеләр оештыруда да үзе дә спортның күп төрләре белән шөгыльләнүче Ришат Хәнәфиев башлап йөри. Көн үтсенгә түгел, ә булсынга дип эшләгән мондый җитәкче булганда җирлекнең .күпкә яхшырак шартларда яшәячәге бәхәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев