Зур Кукмара авыл җирлегендә әфганчы егетләр истәлегенә мәрмәр такталар эленде (фото)
Әлеге чарада Кукмара якташлар җәмгыяте рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстанның элеккеге хәрби комиссары генерал-майор Рим Мустаев, район прокуроры Ришат Шакиров, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар катнашты
Зур Кукмара авыл җирлегендә әфганчы егетләр истәлегенә мәрмәр такталар эленде.
- Безнең җирлектән әфган сугышында ундүрт кеше катнаша, алар барысы да туган йортларына исән-имин әйләнеп кайталар, әмма бүгенге көндә егетләрнең дүртесе арабызда юк инде. Бүген без алар яшәгән йортларга истәлек такталары урнаштырдык, - диде Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.
Әлеге чарада Кукмара якташлар җәмгыяте рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстанның элеккеге хәрби комиссары генерал-майор Рим Мустаев, район прокуроры Ришат Шакиров, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев