Төкле аягың белән, Яз-сылу
Әле кайчан гына ак карлары, бураннары белән туган ягыбызга галиҗәнап кыш аяк баскан иде. Яңа ел каршыларга төрле бүләкләр, матур киемнәр эзләп кибеттән кибеткә чабулар, бәйрәм гүзәле яшел чыршыга карап, яңа елга теләкләр теләүләр... Болар барысы да мизгел генә булган икән, ләбаса, күз ачып йомган ара. Тәрәзәдән карыйм да, шаккатам!...
Әле кайчан гына ак карлары, бураннары белән туган ягыбызга галиҗәнап кыш аяк баскан иде. Яңа ел каршыларга төрле бүләкләр, матур киемнәр эзләп кибеттән кибеткә чабулар, бәйрәм гүзәле яшел чыршыга карап, яңа елга теләкләр теләүләр... Болар барысы да мизгел генә булган икән, ләбаса, күз ачып йомган ара.
Тәрәзәдән карыйм да, шаккатам! Яз-сылу үзенең юмарт кояшы белән агачларның, өй-түбәләрнең, җәйрәп яткан карның битеннән үбә, аларга җылы сулышын өрә. Ә карлар кояш җылысына түзеп тора алмый, эреп, Җир-Анага шифа булып сеңә бара. Тик әлегә иртә-кичен табигать кыш халәтенә кайта: чыйрата, салкынайта.
Яз әкренләп кунакларын дәшә башлый. Язның беренче хәбәрчеләре булып кара каргалар туган якларына кайтырлар. "Яз җитте, яз җитте!" дип сөенеч таратыр алар. Озак та үтмәс, сыерчыкларыбыз чыркылдаша башлар. Монысы инде чын яз! Рәхәт! Сыерчыкларыбыз килгәч, табигать үзенең "Сыерчык бураннары" белән тагын дулап алыр. Әлегә кышның китәсе килми, дулый, бирешергә теләми. Нишлисең инде, ак тунлы кыш, чиратыңны язга тапшырасың. Вакытың бетте!
...Кошлар җырлый, хайваннар өннәреннән чыга, ташу китә! Табигать тәмле йокысыннан уянып, күзләрен ача... Аннан инде җир өстенә, агачларга, бар җиһанга яшел хәтфә киемен киертә ул. Бу искә, бу төскә таң калырлык! Баш әйләнә...
Әй, ул күңел дигәнең! Тәмам яз белән бер дулкынга кереп китте... Алга омтыла, тотып тыярмын димә инде син аны! Әллә кайчан күңел түрләрендә йоклап яткан хисләр борынлый башлый. Яшисе, яшисе килә!
Кешем! Син дә уйлан әле. Күзләреңне ач, тормышка яңа күзлектән кара. Матурлыкны күрергә өйрән! Могҗиза бит бу! Әмма онытма, бары тик бер мизгел. Хозурлан, ярат, яратыла бел!
Яз һәркайсыбызның күңеленә татлы хисләр, якты хыяллар өстәсен, бәхеткә төрсен. Тормыш дәвам итә! Төкле аягың белән, Яз-сылу! Хәерең белән кил!
Гөлия НУРИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев