Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз Сабир ага Әхтәмовның тууына 90 ел тулды (фото)
Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмовка бүген 90 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, моннан ике ел элек Сабир ага арабыздан мәңгелеккә китте. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнде. Сабир Әхтәмовның туган көне уңаеннан Геройны искә алу...
Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмовка бүген 90 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, моннан ике ел элек Сабир ага арабыздан мәңгелеккә китте. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнде.
Сабир Әхтәмовның туган көне уңаеннан Геройны искә алу чарасы уздырылды. Анда район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район хәрби комиссары Равил Гафиев, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисләре, Манзарас мәктәбе укучылары, укытучылар катнашты.
Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында дөньяга килгән. Сигез балалы гаиләдә иң өлкәне булган ул. 1943 елда сугышка киткән. Яу кырында һәлак булган әтисе өчен дошманнан үч алырга теләгән ул. Гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнашкан, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән. 1944 елның көзендә Сабир ага хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса. Гвардиячеләргә немец оборонасының ныгытылган әһәмиятле пункты Немерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек райондашыбыз немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия установкасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Шушы батырлыгы өчен ул илнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кыю сугышчы 1945 һәм 1995 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнаша. Сугыштан соң лейтенант-политхезмәткәрләр курсларын, аннары Эчке эшләр министрлыгының Югары хәрби институтын тәмамлап, илнең кораллы көчләрендә җитәкче вазыйфаларны башкара. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Лаеклы ялга киткәч тә, тынгысыз йөрәкле ветеран җәмәгать эшләрендә актив катнашып килде. Казанда яшәсә дә, туган ягы Кукмарага еш кайтып йөрде, мәктәп укучылары белән очрашып, сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Районыбызның уңышларына, халыкның нык тормышта яшәвенә, ил-көннең тыныч булуына сөенде.
Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек. Сабир Әхтәмовның да якты истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буе яшәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев