Сергей Димитриев: «Кукмара Яңа елны матур күрсәткечләр белән каршылый»
Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел артта кала. Нинди генә катлаулы чорда яшәсәк тә, тормыш үз көенә дәвам итә. Инде узып барган елга тагын бер борылып карап, башкарган эшләргә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору кирәктер. Район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәбез шул хакта.
— Сергей Димитриевич, 2024 ел вакыйгаларга бик бай булды. Билгеле, алар арасында төрлесе булгандыр. Сез районда башкарылган эшләрдән канәгатьме?
— Ел башында без үзебезгә бик зур максатлар куябыз, чөнки шуннан башка алга барып булмый. Әлбәттә, аларның барысын да тормышка ашырып бетерү мөмкин түгел, әмма күбесе эшләнә, ел дәвамында башкарылган эшләребез аз түгел. Хәзер инде нәтиҗәләр ясыйбыз. Әйе, Кукмара районы Яңа елны матур күрсәткечләр белән каршылый.
Бу сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, кече һәм урта эшмәкәрлектә дә күренә. Социаль тармак та аксамый: мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка объектлар төзелә, төзекләндерелә. Бюджет акчасы белән генә дә 3 миллиард 700 миллион сумлык эшләр башкарылган. Бу — бик саллы сумма. 2025 елга да бурычларны зур итеп куябыз. Бергә-бергә эшләгәндә аларны тормышка ашырырга була.
— 2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан районда башкарылган күләмле эшләргә дә тукталыйк әле.
— 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү — ил өчен мөһим вакыйга, ул гаилә кыйммәтләрен ныгыту юлында тагын бер адым булып тора. Яшь парлар, игезәкләр парады үткәрү, озак еллар бергә гомер итүче юбилярларны, районда дөньяга килгән беренче, йөзенче баланы тәбрикләү бик матур традициягә әйләнде. Күпбалалы гаиләләргә булышу йөзеннән тормышка ашырылучы федераль, республика программаларына муниципаль ярдәм чаралары да өстәлде. Районыбызда яшәүче һәм эшләүче гаиләләргә дүрт һәм бишенче балалары туу уңаеннан 50 мең сум, 100 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү каралды. Беренче тапкыр бу акча 8 июльдә, Гаилә көнендә бирелде. Агымдагы ел дәвамында барлыгы 14 гаилә — 50 мең сум, 4 гаилә 100 мең сум матди ярдәмгә лаек булды, тагын 18 гаилә үз чиратын көтә. Шулай ук кайбер оешма-предприятиеләребез дә үзләрендә эшләүчеләргә балалары туу уңаеннан ярдәм чаралары булдырды. Монда аеруча «Урал» хуҗалыгын билгеләп үтәргә кирәк. Аларда беренче балага — 200 мең сум, икенчегә — 400 мең сум, өченчегә — 600 мең сум, дүртенчегә — 800 мең сум, ә бишенче балага 1 миллион сум күләмендә ярдәм каралган. 2024 елда әлеге хуҗалыкта хезмәт куючы алты кешегә барлыгы 1 миллион 300 мең сум күләмендә акча бирелгән.
«Вахитов» җәмгыяте исә матди ярдәмнән тыш, яшь белгечләрне йорт белән тәэмин итә. 2024 елда барлыгы 7 гаилә 7шәр миллион сумлык йортларга бушка кереп урнашты. Ә 2025 елда тагын шундый 25 йорт салырга планлаштыралар.
Районда халыкны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программалары да эшли. Быел барлыгы шундый 38 йорт салынды. Аның күбесе Камышлы авылына туры килде. Әлеге программа алдагы елларга да дәвам итә. Шуңа күрә катнашырга теләге булган гаиләләр район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала. 2026 ел планына керү өчен 2025 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча документларны тапшырырга кирәк.
Моннан тыш, Кукмарада күпфатирлы йортлар төзелеше дә туктап тормый. Алар салына, сатыла, димәк, базарда сорау бар дигән сүз. Бу исә районыбызның үсеше турында сөйли. Кукмарада хәтта вакытлыча алып тору өчен фатир табып булмый, сатучылар да бармак белән генә санарлык. Шуларның барысын да исәптә тотып, Тимер юл урамында дүрт катлы йорт салынып килә. Җәен икешәр катлы ике йорт торгызырга планлаштырабыз, сигез катлы йортның да проект эшләре башланып китте...
— Алдагы сорауга өстәмә рәвешендә икенчесен дә бирим әле. Әйе, Кукмарабыз гел алга бара, эш урыннары да бар, торак йортлар да салына. Әмма шуңа да карамастан, яшьләр зуррак шәһәрләрне үз итә, читкә китү ягын карый. Әлеге тенденцияне ничек киметергә?
— Без яшьләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, үзем дә еш кына очрашулар үткәрәм. Ачык сөйләшү барышында аларның кызыксынулары, тормыш көтү өчен ниләр җитмәве турында белешәбез. Алдагы елларда заманча спорткомплекслар, урамнарда йөгерү зоналары, ял итү, парклар кирәк дип сораганнар иде. Бу юнәлештә бик күп эш башкарылды, әмма ул әле чик түгел, алдагы елларда да аны дәвам итәчәкбез. Шулай ук күпләрнең соравында яңгыраган кинотеатр әйбәт кенә эшләп килә. Хәтерләсәгез: Казанда «Кырлай» паркы бар иде. Әкренләп шундый форматтагы уен зоналарын да булдырырга уйлыйбыз. 2025 елда «Яшьләр үзәге»нең дә проектлары эшләнә башлаячак. Хәзерге вакытта «Ялкын»да бик күләмле ремонт эшләре бара, анда яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачак. Боулинг та — зур хыялларның берсе. Тулаем алганда, без яшьләр белән элемтәдә. Киләчәктә Кукмарабыз да зур шәһәрләр белән конкурентлы булыр дип уйлыйбыз. Алга таба да тәкъдимнәр булса, без аны эш планына кертәчәкбез.
Кукмарада халык яхшы йортларда яшәп, әйбәт хезмәт хаклары алып, матур парк-скверлар, уен мәйданчыкларында, кафе-рестораннарда ял итә алсын өчен мөмкинлекләр булуын телибез. Соңгысы буенча да башкарасы эшләр байтак, 2025-2026 елларда бу юнәлештә дә яңалыклар булыр дип уйлыйбыз.
— Бүгенге тормышыбызда көн кадагындагы темаларның берсе — ул махсус хәрби операция. Күпме егетләребез ил тынычлыгы өчен көрәшә, ә тылдагылар аларга ярдәм итәргә тырыша.
— Бу вакыйгага беркем дә битараф кала алмый. Ул ике елдан артык халыкны шомландырып тора. Чөнки һәрберебезнең йә туганы, йә якын кешесе махсус хәрби операциядә катнаша. Шулай ук тылдагылар да аннан читтә калмый, булдыра алган кадәр җиңүгә үз өлешен кертә. Хәтта мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да бу хәлләрдән читтә калмый.
Махсус хәрби операциядәге егетләребез тыныч тормыш өчен көрәшсә, мондагы халык илнең икътисадый үсешен тәэмин итәргә тиеш. Моның өчен эшмәкәрлекне туктатмаска, салым базасын булдырырга, социаль тармакларның эшләвен, программаларның үтәлүен тәэмин итәргә кирәк. Пенсия, социаль түләүләр вакытында башкарылсын өчен, һәр тармакның стабиль эшләве мөһим. Тулаем әйткәндә, без илебездә зур бер гаилә булып эшлибез һәм яшибез.
— Сез үзегез дә берничә мәртәбә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең хәлләрен белергә алгы сызыкка бардыгыз.
— Махсус хәрби операциядә катнашучыларга нәрсә кирәк булуы турында һәрдаим белешеп торабыз, мәгълүмат туплыйбыз. Шуннан соң җирлекләр, оешма-предприятиеләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыюны оештырабыз. Аннары машиналарга төяп илтәбез. Егетләр безгә шулхәтле шатланалар, күңелләре була. «Якташларны күргәч, рәхәт булып китә, онытмагач рәхмәт», — диләр. Без аларны, монда калган гаиләләрен ярдәмнән ташларга тиеш түгел. Алга таба да солдатлар янына барырга планлаштырабыз. Егетләр бездән мунча сорадылар, ул машина базасында ясала, шушы көннәрдә берсен илтәчәкләр. Тагын берне сатып алдык, анысын гыйнвар ахыры, февраль башларында ясап бетерергә уйлыйлар. Шул вакытта үзем дә, егетләр янына барып, хәлләрен белергә планлаштырам. Әлбәттә, бу вакытта машина буш бармый, егетләргә башка кирәк-яраклар төялә.
— Сергей Димитриевич, җитәкче түгел, ә гади кеше буларак үзегез 2025 — Елан елыннан ниләр өмет итәсез?
— Илебездә яшәүче һәммә кешенеке кебек минем дә хыялларым бик гади. Махсус хәрби операция тизрәк җиңү белән тәмамлансын, илдә тынычлык урнашсын, егетләребез гаиләләре янына исән-имин әйләнеп кайтсын иде.
— Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә куйган планнарга ирешергә язсын һәм районыбызның казанышлары тагын да зуррак булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев