Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Үрәсбаш авылыннан Тимофеевлар гаиләсе эшсез торырга яратмый

Хайваннарның мөгрәгән, әтәчнең "кикрикүк" дип кычкырган, су буендагы казларның каңгылдашкан авазыннан башка авыл тормышын күз алдына да китереп булмый. Соңгы елларны авыл халкы "шәһәрчә" яши башлады дисәләр дә, мал, кош-корт асрап, хезмәтнең тәмен тоеп көн күрүчеләр дә бар әле. Үрәсбаш авыл җирлегендә дә хезмәте белән күпләргә үрнәк булырлык, тырыш, уңган...

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи, диелә бит халык мәкалендә. Тимофеевлар исә эшсез торуның ни икәнен дә белмиләр. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар асрыйлар. Быел чебиләрне ике тапкыр кырык-иллешәрне сатып алып үстергәннәр, аннан тыш казлары - илле, үрдәкләре утызлап булган. Бу зур хезмәт таләп итә: азык әзерләп бирергә, абзарларын җыештырырга кирәк... "Үзебез өлкәннәр инде, балалар тырышмаса, бу кадәр зур хуҗалыкны алып барып булмый,", - диләр Мария апа белән Константин абый. Әлбәттә, яшьләрнең егәрлеге, көче таулар күчерергә мөмкин. Әмма өлкәннәрнең зур тәҗрибәсе, акыллы киңәше, ярдәменнән башка кая инде бу кадәр "йөкне" тартып булсын?!

Алар бер кыз, өч малайга гомер биргәннәр. Олы кызлары Сирина кияүгә чыгып, бүгенге көндә Кукмарада яши. Уллары Динар, Николай белән тормыш иптәше Гөлназ, төпчекләре Вадим исә әти-әнисе янында, төп нигездә дус-тату гомер кичерәләр.

Мария апа белән Константин абый икесе дә Үрәсбашта туып-үскән авыл балалары. Кечкенәдән тормыш йөген җигелеп тарталар. Константин абый бер яше дә тулмаган килеш әтисез кала. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куя. Ә Мария апа исә башта Кукмара киез итек-киез комбинатында, аннан соң кияүгә чыккач, биредә күмәк хуҗалыкта унсигез ел буе сыер савучы булып эшли.

-Мин комбинаттан киткәндә җитәкчебез калырга бик үгетләде, китмә, яшәргә урының да булыр диде, әмма нишләтәсең, язмыш шулай кушкандыр инде, кайнананы үзен генә калдырмас өчен авылда, аның янында тормыш башладык, - диде Мария апа. - Хезмәттән бер вакытта да курыкмадым. Яратам мин эшләргә, сау-сәламәт булып, тормышта кирәк булып, эшләп яшәргә язсын. Өй эчендәге - ашарга пешерү, җыештыру кебек эшләр өчен дә борчыласы юк, киленебез Гөлназ башкара.

Ходай әлеге гаиләгә 2000 елда зур сынау җибәрә - аларның хуҗалыкларына кызыл әтәч кереп, көйле тормышны челпәрәмә китерә. Тырышып, бар көчләрен куеп, Тимофеевлар тагын бер йорт тергезәләр. Әлеге еллар күңелләрендә генә түгел, тәннәрендә дә тирән эз калдыра. Мария апа янгында җәрәхәтләнеп, тәне пешеп, фермадагы эшен алыштырырга мәҗбүр була. Социаль хезмәткәр булып урнашып, унөч ел буе өлкәннәрне тәрбияли.

-Төрле чак булды: урын өстендә ятканнарны да карарга туры килде, үзем белән балаларны да алып бардым, я арбага, я чанага утыртып, мунчага да алып кайта идек, бер әбине үзебезнең өйдә җиде ел тәрбияләдек. Гаилә белән башкардык әлеге хезмәтне.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев