Район башлыгы Сергей Димитриев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты
Акциягә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, иганәчеләр, эшмәкәрләр, инвесторлар да кушылып, барлыгы 240 баланың теләге чынга ашачак.
Россиядә 2018 елдан гамәлгә ашырылучы «Теләкләр чыршысы» акциясе изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Акциядә физик мөмкинлеге чикле, ятим, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар катнаша ала.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә җитәкчеләр, депутатлар да актив кушылды. Район Мәдәният йортында узган чарада район башлыгы Сергей Димитриев 3 яшьлек Аделия Борһанова, 5 яшьлек Рамазан Билалов, 7 яшьлек Аяз Мөбарәкшинның хыялын чынга ашырып, сабыйларга курчак өе, самокат һәм полиция җыелмасы бүләк итте.
Шулай ук Сергей Димитриевич Россиянең «Теләкләр чыршысы» акциясенә хат юллаганнарга һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитовның да бүләкләрен ияләренә тапшырды. Акция кысаларында балалар велосипед, пульт белән идарә итә торган машина, тюбинг, одеяло, матрац, планшетка ия булды.
«Хәйрия акциясендә инде берничә ел рәттән катнашабыз. Бер елны сертификат, зур йомшак уенчык бүләк иткәннәр иде. Быел Нәфисәнең караватына яңа матрац сораган идек, инде өйгә алып килеп тә бирделәр. Оештыручыларга, балаларны сөендерүчеләргә зур рәхмәт», — ди физик мөмкинлеге чикле бала әнисе Рәзинә Закирҗанова.
Югары Өскебаш авылында яшәүче Данияр Әгъләмовка — 9 яшь. Ул таудан шуу өчен тюбинг бүләк итүләрен теләгән булган.
«Бүләкне күргәч, бала гына түгел, үзем дә сөендем. Шухәтле күңел булды», — ди әнисе Гөлнирә ханым.
Даниярның әнисе Ринада Кәримуллина сүзләренчә, алар әле быел гына «Теләкләр чыршысы» акциясенә үз хыялларын язган.
«Хатны яздык та, бу турыда оныттык. Уйламаганда шалтыратып, район Мәдәният йортына чакырдылар, район башлыгы белән очрашу булачагын, бүләк тапшырачакларын әйттеләр. Улыма район башлыгы Сергей Димитриев пульт белән идарә итә торган машина бирде. Физик мөмкинлеге чикле балаларга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтебез чиксез. Балаларга да, без әниләргә дә Яңа ел алдыннан бик күңелле бәйрәм булды», — ди Ринада.
Акциягә районның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, иганәчеләр, эшмәкәрләр, инвесторлар да кушылып, барлыгы 240 баланың теләге чынга ашачак.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев