Патриотлык дәресе һәм халык проблемалары: Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов Кукмарага килде
Мондый очрашулар халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә, кешеләрне борчыган проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә.
Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов килде. Ул район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә 3нче урта мәктәптә 8 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресендә катнашты, аннары район Советы бинасында кукмаралыларны кабул итте.
Алга таба эш сәфәре «Ялкын» яшьләр үзәгендә, район үзәк дәваханәсендә дәвам итте, биредә алар ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Батырлык һәм Ватанга мәхәббәт дәресе
3нче урта мәктәптә үткәрелгән парламент дәресенең темасы «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы» дип аталды. Җәмгыять белеме укытучысы Алексей Королев укучыларны кунаклар белән таныштырганнан соң, сугыш тематикасы яктыртылган фотосурәтләр күрсәтеп, дәреснең темасына "алып кереп китте".
Очрашуда сүз башлыча патриотлык, Ватанга булган мәхәббәт турында барды. Чара кунакларның чыгышлары, сорау-җавап, әңгәмә формасында дәвам итте.
— Һәр кеше яшәү урынын сайлаганда өч төп юнәлешне истә тотарга тиеш. Бу — торак мәсьәләсе, лаеклы хезмәт хакы бирә торган эш һәм әйләнә-тирә мохит. Боларның һәрберсен җентекләп карап, уйлап, үзең өчен дөрес нәтиҗә ясау мөһим. Кукмара — даими үсештә булган районнарның берсе. Биредәге мөмкинлекләр зур шәһәрләрдән бер дә калышмый. Элекке Кукмара белән хәзергесе арасында аерма бик зур, хәзер аны танып та булмый диярлек. Яңа микрорайоннар барлыкка килә, йортлар һәм заводлар төзелә, һәр җирдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Биредә яшәү өчен бик уңай шартлар тудырылган. Шуңа күрә булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне дә онытмаска кирәк. Алар — Ватаныбызның, халкыбызның иминлеге өчен көрәшүче чын батырлар, Геройлар, — диде Анатолий Иванов.
Халык проблемалары — депутат контролендә
Анатолий Иванов белән очрашуга район халкы төрле көнүзәк проблемалар белән килде. Гражданнарны иң нык борчыган темалар арасында юллар төзелеше һәм аларның торышы, торак мәсьәләсе, шулай ук күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәм чаралары һәм башка мәсьәләләр бар иде.
Шулай ук гражданнар үз тәкъдимнәрен әйтеп, районны үстерүгә кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты.

Өркеш авылыннан беренче төркем инвалид Рузилә Ризванова очрашуга әнисе Рафилә апа белән килгән иде.
— Минем Кукмарада яшисем килә. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә биредә уңайлыклар күп. Тернәкләнү узарга килү өчен генә дә безгә 25 чакрым юл үтәргә кирәк, гел транспорт та булмый. Шуңа күрә инвалидларны тораклы итү буенча берәр ярдәм чаралары каралмаганмы? — дип, гозерләрен җиткерде алар.
Кабул итү барышында һәр кеше игътибар белән тыңланды, сорауларга җентекле аңлатмалар бирелде. Бер өлеше урында ук хәл ителсә, катлаулырак мәсьәләләр депутат тарафыннан контрольгә алынып, тиешле органнарга юлланачак.
Мондый очрашулар халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә, кешеләрне борчыган проблемаларны ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Депутат билгеләп үткәнчә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре алга таба эшчәнлектә мөһим юнәлешләрне билгеләүдә зур роль уйный.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Нет комментариев