Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Мөбарәк булсын изге Рамазан!

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Аллаһның олуг рәхмәте белән янә изге Рамазан аен каршы алабыз. Күк капкалары ачылып, бөтен галәмгә Аллаһның рәхмәте тарала торган бу айда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм адәм баласының гөнаһлары кичерелә. «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, иман китергән кешеләр,...

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Аллаһның олуг рәхмәте белән янә изге Рамазан аен каршы алабыз. Күк капкалары ачылып, бөтен галәмгә Аллаһның рәхмәте тарала торган бу айда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм адәм баласының гөнаһлары кичерелә.

«Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, тәкъвалылардан булырсыз». Шулай итеп, Аллаһның барлыгына-берлегенә иман китереп, үзен мөселман санаган һәркемгә Рамазан аенда ураза тоту - фарыз, ягъни Аллаһның әмере. Кайберәүләр: «Мин бу гамәлне үти алмыйм, мин ашамыйча-эчмичә тора алмыйм, минем моңа көчем җитми», - дигән төрле сылтаулар белән акланып, ураза тотмау ягын карыйлар. Ләкин Коръән-Кәримдә Раббыбыз: «Мин сезгә көчегездән килмәгән нәрсәне йөкләмим», - дип белдерә (2 : 286). Мөхтәрәм казыебыз Җәлил хәзрәт билгеләп үткәнчә, ураза - ул иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе, чөнки, әйтик, намаз уку өчен кешегә башта тәһарәт алуны өйрәнергә, күпмедер сүрәләр, зикер-догалар ятларга, намазның хәрәкәтләрен истә калдырырга кирәк. Ә ураза тотар өчен билгеле бер вакыт аралыгында ризыктан, ягъни ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып кына торасы. Нәрсәдер ятлыйсы, өйрәнәсе юк: календарь белән сәгать булса - шул җитә.

Әйе, без яшәгән җирлектә Рамазан ае хәзер иң озын көннәргә туры килә. Әмма үз вакыты белән без бик кыска кышкы көннәрдә дә ураза тотабыз. Бу безнең өчен Аллаһның бер рәхмәте түгелме? Ә инде озын җәйге көннәргә туры килгән ураза - ул үзенчәлекле сынау. Кем ихластан Аллаһ ризалыгы өчен дип ураза тотарга ниятләсә, Аллаһы Тәгалә аңа, һичшиксез ярдәм итә.

Изге Коръән китабы иңә башлаган, догалар кабул була торган шушы изге айны барчабызга да гыйбадәттә үткәрергә насыйп әйләсен. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, биргән садакаларыбыз кабул ителсен, Аллаһ Раббыбыз бәндәләрен сыный торган ошбу Сабырлык ае мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев