Кукмараның бала тудыру йортында 9 май көнне дөньяга килгән сабыйны өйгә чыгардылар
Бәхетле әти-әни кызчыкларына Милена дип исем кушкан.
Кичә районның бала тудыру йортында тантаналы вакыйга булды: 9 Май — Җиңү бәйрәме көнне дөньяга аваз салган сабый белән әнисен өйләренә чыгардылар. Кызчыкның авырлыгы — 3 килограмм 460 грамм, озынлыгы — 54 сантиметр. Тәүге бәбиләрен кулларына алган бәхетле әти-әнине, аларның якыннарын район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйповалар котлады, район башлыгының котлау хатын, сабыйның беренче документын — туу турында таныклык, истәлек бүләкләре, чәчәкләр тапшырды.
Гаилә башлыгы Дмитрий Михайлов тумышы белән — Село Чура, ә аның пар канаты Диана Кече Чура авылыннан. Бүген көндә яшь гаилә Жилой Рудникта яши.
«Беренче көтеп алынган кызыбыз Җиңү бәйрәме көнне дөньяга аваз салды. Әлбәттә, бик сөендек. Хәзер 9 май безнең өчен икеләтә бәйрәм булачак. Кызыбызга Милена дип исем кушарга булдык. Бәхетле, гомерле сабый булсын, әти-әни тигезлегендә үстерергә язсын», — ди бәхетле әти.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев