Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар Качману бәйрәмен билгеләп үтә

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә сузылган Нардуган билгеләп үтелә. "Кояш туган" дигән мәгънәне аңлатучы әлеге календарь бәйрәм Иске Яңа елга кадәр дәвам итте. Бу көннәрдә халык телендә "бабайлар" дип аталучы нардуганчылар кеше танымаслык булып киенеп йорттан-йортка йөриләр, һәркемгә үзләренең изге теләкләрен ирештерәләр.

Качману - бөек бәйрәм

Яңа календарь буенча 19 гыйнварда Качману бәйрәм ителә. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Качмануны икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр икән. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: "Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый". Ә инде Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.

"Качмануда су җылы була"

Качмануда көн ел саен диярлек шул дәрәҗәдә салкын була ки, бәкегә чумучыларны күрүгә үк гәүдәгә каз тәннәре чемердәп чыга. Ир-егетләр генә түгел, хәтта гүзәл затлар да төшә бит әле ул пар күтәрелеп торучы салкын сулы бәкегә! Үзләренең тешләре-тешкә тиеп, калтырансалар да, сынатмыйлар...

Үрәсбаш авылыннан бертуган Владислав һәм Василий Сафаровлар бозлы суга инде берничә ел рәттән чумалар икән. Спортны үз итүче, көрәшче егетләр белән элемтәгә кердек.

-Чын дөресен әйткәндә, суга кергәнче бераз куркыта ул. Әмма аннан чыккач алган тәэсирләрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел - тән ут кебек кызыша, үзеңдә җиңеллек тоясың, эчке дөньяң да чистарынып калгандай була, - ди Владислав. - Качмануда су җылы була, бәкегә төшкәч тә суның салкынлыгы сизелми ул, аннан чыккач кына бераз туңдыра. Суга өч тапкыр кач кылып чумасың да, күтәреләсең - аннан да рәхәте юк!

Салкын суга чумуга карамастан, егетләрнең икенче көнгә беркайчан авырганнары юк икән.

Сүз уңаеннан: Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалды.

Белеп тор!

-Табиблар суга чумуны кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр - тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә керергә ярамавын искәртә.

-Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.

-Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.

-Баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур.

-Су эчендә 1 минуттан артык торырга ярамый.

-Бәкедә чумынып чыкканнан соң, махер сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.

-Җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев