Кукмарада да йомырка һәм сөткә бәяләр артты
Соңгы вакытта сөт-май ризыкларына, йомыркага бәяләр артуы турында матбугат битләрендә, радио-телевидение, интернет челтәрендә дәррәү кубып шаулый башладылар. Кайбер төбәкләрдә йомырканың бәясе җәйге хакка караганда 10 сумга, ә сөтнең литры 15 сумга кыйммәтләнгән. Иң кызыгы - бәяләр күтәрелүенең төгәл сәбәпләрен белүче юк. Берәүләр суыклар җиткәч тавыкларның йомырканы азрак салуына, икенчеләр ашлыкка...
Соңгы вакытта сөт-май ризыкларына, йомыркага бәяләр артуы турында матбугат битләрендә, радио-телевидение, интернет челтәрендә дәррәү кубып шаулый башладылар. Кайбер төбәкләрдә йомырканың бәясе җәйге хакка караганда 10 сумга, ә сөтнең литры 15 сумга кыйммәтләнгән. Иң кызыгы - бәяләр күтәрелүенең төгәл сәбәпләрен белүче юк. Берәүләр суыклар җиткәч тавыкларның йомырканы азрак салуына, икенчеләр ашлыкка бәяләр күтәрелүгә, ә сөт хаклары артуны сыерлар саны кимүгә бәйли... Ил күләмендә барган бәяләр артуы Кукмарга да кагылмыйча калмады.
Үзәк базарның сәүдә рәтләрендә өч атна эчендә йомырканың дистәсе 6 сумга кыйммәтләнгән. Ә җәй башыннан алып, 11 сумга арткан булган. Хәзер биредә беренче категорияле йомырканың дистәсе - 54 сум, иң эреләре - 56 сум тора.
-Бәяләрнең кинәт кенә күтәрелүенә ни сәбәпче булгандыр, үзебезгә дә гаҗәп, - ди сатучылар. - Без йомыркаларны Нократ Аланы шәһәреннән кайтарабыз. Анда исә безгә аңлатма биреп тормадылар. Билгеле, сатып алучылар да канәгать түгел: кулланучылар хокукларын яклау буенча комитетка шалтыратып, йомыркага бәя арттыруыбызга шикаять бирәбез, дип тә әйттеләр. Әмма хакларны без арттырмадык. Ул илкүләм күтәрелгән бугай. Казанда йомырканың дистәсе инде 70 сумга җиткән, диләр. Ә сөтнең литры бездә бүген 36 сум, майның килограммы 140-190 сум тора.
Кукмарада яшәүче Рәсимә Бикмуллина да бу хакта борчылуын белдерде:
-Без күбрәк йорт тавыклары йомыркасын кулланабыз. Моңарчы танышлардан 100 сумга өч дистә сатып ала идек. Хәзер тавыклары күпләп йомырка салудан туктаган. Кибет йомыркасына күчәсе булыр инде. Сөт-май продукциясе артуын да шундук сиздек, - диде ул.
Базарда йорт ризыкларын сату итәргә иртәнге сәгать җидедә үк авыллардан килүче апалар исә бәяләр артуына сөенми дә, көенми дә:
-Башка нәрсәгә дә хаклар артып кына тора бит. Казанда йомырканың дистәсе 80 сум, гипермаркетларда бәрәңгенең 1 килограммы 40 сумнан кыйммәтрәк тора, диләр. Без дә бәяләрне арттырмыйча калмадык. Йомырканың дистәсен җәен 40-45 сумга сатсак, хәзер 60 сум. Сөтнең литры - 30, эремчекнең килограммы 120, кортныкы - 260-280, сыер маеныкы - 250, каймакның ярты литры - 120 сум. Аз булса да акча эшләргә ярый әле сыерыбыз бар дип сөенәбез.
-Мондый бәяләр куелганга әле бер атна гына, - дип сүзгә кушылды икенче ханым. - Безнең унлап тавык бар, көнгә 7-8 йомырка салалар. Сатарга атнага ике тапкыр чыгабыз. Өйдә балаларга ашатырга да кирәк бит әле. Соңгы вакытта ашлык хаклары артты. Арпаның килограммы 10 сум, бодайныкы 12 сум булды. Бәлки, сөт-май, йомырка бәясе күтәрелүе дә шуңа бәйледер.
Кукмараның эре сәүдә кибетләрендә урнашкан азык-төлек бүлекләрендә дә әлеге продукцияләрнең бәяләре ни сәбәпле артуын төгәл аңлата алмыйлар. Лаеш кошчылык фабрикасы йомыркалары кайтарыла торган бер кибеттә йомырканың дистәсен 39 сум 90 тиенгә дә алып булган. Хәзер биредә алар 50-53 сум тора.
Сазтамак авылында яшәүче пенсионер Факия Алексеева Кукмарада йомырка һәм сөткә бәя артуын, гомумән, бездән ишетеп белде.
-Әле беркөнне улымның Нократ Аланындагы хезмәттәше "Полянада йомырка табып булмый", - дип зарланган. Анда йомырка элек тә кыйммәтрәк булган. Без йомырканың дистәсен җәен 30-35 сумга, соңгы тапкыр 40 сумнан саттык. 11 тавыкка 1 әтәчебез бар, Ташкенттан 20 ел элек кайткач та асрый башлаган идек. Җәен тавыкларыбыз йомырка күп салды, күрәсең, хәзер ял итәләр. Без дә бу көннәрдән кышка йомырка запасы җыя башлыйбыз, лотокларга тутырып, өйастына төшерәбез. Температура плюс 5-6 градустан узмаса, мондый ысул белән йомырканы 2-3 ай саклап була. Инде пешерер алдыннан, йомырканы суга салып тикшерәбез. Әгәр ул буйлыга килсә, димәк, бозылган була. Шуны да әйтим: тавык асрау бик табышлы хезмәт. Йомырка саткан акча ипи алырга булса да җитә, - дип сөйләде ул.
Районның кулланучылар җәмгыятендә әйтүләренчә, хәзер райпо кибетләрендә сөтнең литры 37-39 сум, йомырканың дистәсе - 50 сум, сыер маеның килограммы - 194-210 сумга җиткән. Кайбер ризыкларга бәяләр хәтта бераз төшеп тә киткән. Әйтик, шикәр комынының килограммы - 30 сум, токмач - 27-30 сум, тоз - 9-14 сум, көнбагыш маеның литры - 45-50 сум булган. Сырның бәясе әлегә үзгәрмәгән, килограммы 195-240 сум тора.
Бүтән азык-төлеккә бәяләр артуы әлегә күренми. Бары тик карабодайның бәясе уйнавы гына күзәтелә, диделәр.
Интернет челтәрендә тавык йомыркасының бәясе артуны Чистайда кошчылык фабрикасы ябылу белән, сөт-майның кыйммәтләнүен ашлыкның хакы артуы белән бәйлиләр.
Базар бәяләре (сумнарда, килограммнарда):
Каз (данәсе) - 1300-1500
Үрдәк (данәсе) - 800-900
Бал (3 литры) - 1200
Алма - 40-45
Кыяр - 80
Помидор - 60-70
Суган - 20-30
Сарымсак - 100-150
Әче торма - 50-60
Кәбестә - 10
Бәрәңге - 10-15
Керән (100 граммы) - 20.
фото: http://govorim.by/minskaya-oblast/page/514/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев