Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмарада балалар өчен бәйрәм узды

Халыкара балалар көне уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм балаларга күтәренке кәеф бүләк итте һәм җәйге ялларның матур башлангычы булды.

1 июнь — Халыкара балалар көне уңаеннан Кукмараның Комсомол мәйданында күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде.

Чарага балалар, әти-әниләр һәм шәһәр кунаклары җыелды. Бәйрәм программасында концерт номерлары, җыр-биюләр, күңел ачу уеннары, иҗади бәйгеләр һәм мастер-класслар бар иде.

Балалар төрле ярышларда катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтте, уңай эмоцияләр һәм онытылмас тәэсирләр алды. Чара барышында балаларга бәйрәм бүләкләре һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Халыкара балалар көне уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм балаларга күтәренке кәеф бүләк итте һәм җәйге ялларның матур башлангычы булды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев