Кукмара районының «Инвожо» ансамбле Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында катнашты
Көн темасы

Кукмара районының «Инвожо» ансамбле Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында катнашты

Алар анда Кубокка һәм төрле бүләкләргә лаек булдылар

«Инвожо» удмурт халык фольклор ансамбле, Мәскәүдә “Сәнгать бердәмлеге – мәдәният бердәмлеге – Россия бердәмлеге” Бөтенроссия конкурсында катнашып, Кубок һәм I Дәрәҗә лауреат дипломына ия булды. Моннан тыш, әлеге ансамбль халык традицияләрен саклаган һәм үзешчән сәнгатьне популяштырган өчен “Ике башлы бөркет” рус тарихи мәгарифенең үсеш тарихы Арт-Үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Россиянең мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерүгә керткән зур өлеше, лауреатларның гала-концертында катнашканы, Россия Федерациясе һәм чит илләр территорияләрендә яшәүче халыкларның мәдәни һәм сәнгать диалогларын формалаштыруга керткән өлеше өчен Россия Славян фондының Мактау грамотасына лаек булды.


Нет комментариев