Кукмара районында «Җиңү диктанты»н яздылар
Быелгы «Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы чорындагы күренекле хәрби җитәкче, маршал Георгий Жуковның тууына 130 ел тулуга багышланды.
«Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылган «Җиңү диктанты» халыкара акциясе быел да киң колач алды. Бу исә чараның елдан-ел популярлашуын һәм тарихи хәтерне саклауга зур игътибар бирелүен күрсәтә.
Кукмара районында да «Җиңү диктанты»н язу өчен дистәдән артык мәйданчык оештырылды. Без Манзарас урта мәктәбендә булып, чараның барышы белән танышып кайттык.

— «Җиңү диктанты» акциясендә сигезенче ел катнашам. Мондый акцияләрне бик кирәкле чара дип уйлыйм. Чөнки сугыш елларындагы вакыйгаларны, Геройларыбызны һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә дә патриотик тәрбияне төп максатларның берсе итеп куябыз, — ди Түбән Өскебаш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мирзаханова.
Акцияне оештыру буенча координатор Азат Кәшипов сүзләренчә, быелгы «Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы чорындагы күренекле хәрби җитәкче, маршал Георгий Жуковның тууына 130 ел тулуга багышланды.

— Тест сораулары Георгий Жуковның тормыш юлы һәм хәрби батырлыклары белән беррәттән, башка гаскәр башлыклары, язучылар, артистлар һәм сугышта катнашкан батырлар турында да мәгълүматны үз эченә алды. Катнашучылар тарихи вакыйгаларны, даталарны, сугыш барышындагы әһәмиятле операцияләрне искә төшерде, — диде ул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев