Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Кукмара районы укучылары бизнес-проектларын тәкъдим итте

Катнашучылар өч номинация буенча көч сынашты.

Район Мәдәният йортында «Эшмәкәрлеккә адым» дип исемләнгән мәктәп бизнес-проектлары конкурсы узды. Әлеге чарада мәктәп коллективлары үзләренең кызыклы идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте. 

Катнашучылар «Иң яхшы бизнес-проект», «Яхшы бизнес-фикер», «Күргәзмә-ярминкә: минем беренче эшмәкәрлегем» номинацияләре буенча көч сынашты. Күргәзмә-ярминкәдә укучылар кул эшләрен, төрле продукцияләрен тәкъдим итсә, ә бизнес-проектларны яклау барышында үз идеяләренең максаты, әһәмияте һәм аны тормышка ашыру юллары турында сөйләде. Жюри әгъзалары проектларның яңалыгын, әһәмиятен һәм тәкъдим итү осталыгын бәяләде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сүзләренчә, мондый конкурслар укучыларда эшмәкәрлеккә кызыксыну уята, иҗади фикерләүне үстерә, киләчәктә үз эшләрен башлап җибәрү өчен кирәкле тәҗрибә тупларга ярдәм итә. 

«Бала мәктәптән үк алу-сатуның нәрсә икәнен белергә, үзе җитештергән товарны тәкъдим итә һәм акча эшли белергә тиеш. Шуңа күрә без бу проектка зур әһәмият бирәбез. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә теләп катнаша», — дип билгеләп үтте ул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев