Кукмара балы — тәмле һәм файдалы!
Үзенең эшчәнлеген 2018 елдан алып бара, бүгенге көндә республиканың 50дән артык ышанычлы, белемле умартачысын берләштерә, төрледән-төрле бал һәм бал продуктлары тәкъдим итә ул.
«Кукмара балы» кооперативын тирә-юньдә белмәүчеләр сирәктер. Үзенең эшчәнлеген 2018 елдан алып бара, бүгенге көндә республиканың 50дән артык ышанычлы, белемле умартачысын берләштерә, төрледән-төрле бал һәм бал продуктлары тәкъдим итә ул.
Кооперативның төп базасы шәһәрнең Степан Разин урамы, 25нче йорттагы «Умартачылык үзәге»ндә урнашкан. Анда килеп керүгә, төрлелектән күзләр камаша башлый, үзең дә сизмәстән күңелең белән умартачылык дөньясына юл аласың…
«Кемдер юкә, болын чәчәкләре, урман балын ярата, ә кемдер карабодай, донник, фацелия, көнбагышныкына өстенлек бирә. Боларның һәммәсе, хәтта Әлки районы умартачысы алып килгән сукыр кычыткан, Краснодар өлкәсеннән кайтарылган акация балы да безнең сәүдә нокталарында бар. Һәр бал нинди дә булса үзенчәлеккә ия. Әйтик, акация балында глюкоза бөтенләй юк дәрәҗәсендә, анда фруктоза бик күп. Ул күпме генә вакыт торса да куермый. Шуның өчен дә чикләвекле баллар өчен без нәкъ менә әлеге төрне кулланабыз. Карабодай балының составында исә тимер күп. Ә менә сукыр кычыткан балын кулланучылар организмны тынычландыру өчен файдасы зур, диләр», — ди кооператив җитәкчесе Таһир Бариев.
Кооператив җитәкчесенең сүзләре буенча, аш-су осталары, аеруча чәк-чәк ясаучыларның да үз балы бар, алар төсе дә матур, сап-сары, шулай ук ябышу үзлеге дә бик яхшы дип, көнбагыш кушылган чәчәк балын яратып ала икән.
«Умартачылык үзәге»ндә бер бүлекне тулысынча төрле зурлыктагы савытларга салынган, нинди үсемлектән җыелуына карап, төсләре белән аерылучы баллар алып тора, икенчесендә исә корт ипие (перга), чәчәк серкәсе (пыльца), ана корт сөте (пчелино-маточное молочко), кәрәзле баллар, балавыздан ясалган шәмнәр урын алган. Ә менә өченчесендә бал продукциясеннән җитештерелгән продуктлар белән танышырга мөмкин. Анда прополистан ясалган төнәтмәләр (гади савытка салынганнары, сиптерә торган дозаторы булганнары), мазь, крем, сабын, майлар, сагыз һәм хәтта теш пастасы да бар.
Шулай ук үзәктә умартачылык өчен кирәк-яракларга, бүләк комплектларына да төрлелек зур. Корт ипие, чәчәк серкәсе янына бер савыт чикләвекле яисә гади бал һәм балавызлы шәм дә куеп җибәрсәң, файдалы һәм үзенчәлекле бүләк әзер дигән сүз! «Кукмара балы» дигән язуы булган агач мичкәләр, кәгазь каплар, махсус сумкалар исә аның дәрәҗәсен тагын да арттырып, бер баскычка югары күтәреп җибәрәчәк.
Кыскасы, сөйләү — бер, ә үз күзләрең белән «Кукмара балы» бренды астында җитештерелүче бал продукцияләрен күрү, агач кашык белән тәмләп карау өчен, һичшиксез, сәүдә нокталарының үзләренә барырга кирәк.
Адреслары:
«Кукмара балы» продукциясе шәһәрнең Степан Разин урамы, 25нче йорттагы «Умартачылык үзәге», «Юлчы», Нур Баян урамындагы «Хәләл» (мәчет янында), Зур Кукмарада «Әхмәт» кибетләрендә, үзәк базарның 13нче ноктасында тәкъдим ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 89600364076.
Килегез, сатып алыгыз, файдасын күрегез!
Бәяләр кулай!
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
реклама
erid: 2Vtzqxga6PS
СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННЫЙ ПОТРЕБИТЕЛЬСКИЙ СНАБЖЕНЧЕСКО-СБЫТОВОЙ КООПЕРАТИВ «КУКМАРА БАЛЫ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев