Хөкүмәт үзкертем акчаларына дүрт тапкыр өстәп ярдәм күрсәтә
22 мартта районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәреләчәк. Җирлектәге социаль проблемаларны хәл итүгә үзебездән өлеш кертергә әзерме без - референдумда шул сорауга җавап бирергә тиешбез. Быелның гыйнвар, февраль айларында һәр авыл җирлегендә халык җыеннары үткәрелде. Узган елгы эшкә йомгак ясау белән беррәттән, агымдагы елга...
22 мартта районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәреләчәк. Җирлектәге социаль проблемаларны хәл итүгә үзебездән өлеш кертергә әзерме без - референдумда шул сорауга җавап бирергә тиешбез.
Быелның гыйнвар, февраль айларында һәр авыл җирлегендә халык җыеннары үткәрелде. Узган елгы эшкә йомгак ясау белән беррәттән, агымдагы елга бурычлар, булган җитешсезлекләрне хәл итү юллары турында сөйләшенде. Әлбәттә, күп җирлекләрдә халыкны беренче чиратта юлларның торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин ителеш, күперләрне, чишмәләрне төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләр борчый. Бу проблемаларны хәл итү өчен бюджетта акча каралмаган, җирлекләрнең финанс мөмкинлекләре дә юк. Әмма җирле бюджетны гражданнарның үзкертемнәре хисабына тулыландырырга була: җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль закон шундый мөмкинлек бирә. Моны әлеге җирлектә яшәүче һәм балигълык яшендәге һәр гражданның елына бер тапкыр җирле бюджетка билгеле бер суммада акча кертүе дип аңларга кирәк. Законда каралганча, халыктан җыелган һәрбер сум өчен республика бюджетыннан 4әр сум акча өстәләчәк. Кеше моның белән ризамы, кертем суммасы күпме булачак - референдумда әнә шул билгеләнәчәк.
Узган ел районыбыз бу мөмкинлектән файдаланды инде. 29 авыл җирлегенең 27сендә референдумда уңай нәтиҗәгә ирешеп, халыктан җыелган 4 миллион 51 мең сум өчен республикадан 15 миллион 716 мең сум кайтты һәм бу акчалар юллар төзү, начарларын төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урам утларын тәртипкә китерү һәм башка җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылды. Халык программаның мөһимлеген аңлады, аны быел да файдаланырга кирәклеген хуплады.
Зур Сәрдек җирлегендә, мәсьәлән, 200сумлык үзара салымнан барлыгы 467 мең 300 сум акча җыелган. Республикадан 1 миллион 698 мең сум акча күчерелгән. Шулай итеп, җирле бюджетка барлыгы 2 миллион 165 мең сум өстәмә акча кергән.
-Бу акчаларның, аерым санап китсәк, 582 мең сумы Зур Сәрдекне су белән тәэмин итү өчен "Чиста су" программасына керүгә кирәкле проект-смета документлары ясатуга тотылды, 1 миллион 47 мең сумга Чишмәбаш, Купка, Аш. Буҗи, Адай авылларының урамнарына вак таш җәелде. Адайда 257 мең сумга чишмә рәтләнде. Әле исәп-хисап счетында 361 мең сум акча калды. Быел да халыктан 200әр сум үзара салым җыю турында килешенде. Аңа "Чиста су" программасы өчен проект-смета документлары әзерләүне дәвам итәчәкбез (моның өчен 1миллион 700 мең сум кирәк). Шулай ук урамнарга вак таш җәю, суүткәргечләрне ремонтлау, җирлектә бер парк-сквер ясау планлаштырыла. Узган ел халык, башта бик үк ышанып бетмәсә дә, соңыннан бу программада актив катнашты, быел да уртак тел табарбыз дип өметләнәм. Үзебез өчен кирәк бит, - ди Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Миннефәрт Фәттахов.
Узган елдан аермалы булачак, быел поселок халкы да, референдум үткәреп, әлеге программада катнашачак. Гражданнардан җыелган һәм хөкүмәт биргән суммага урам юлларын, тротуарларны төзекләндерү, күпкатлы йорт ишегалларын тәртипкә китерү, балалар өчен уен мәйданчыклары ясау һәм башка мәсьәләләрне хәл итү каралган. Мондый үзгәрешләргә әзерлегебезне белдереп, референдумда актив катнашып, үзкертемнәргә ризалыгыбызны бирсәк, үзебезне борчыган күп пролемаларга уңай чишелеш таба алачакбыз. Әйдәгез, читтән битараф күзәтүче булудан туктап, поселок һәм авылларны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев