Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газета-журналларга язылу – Интернет аша

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акциядән кукмаралылар да читтә калмады. Без үзебез, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә, әти-әниләрне, якыннарны электрон юл белән газетага яздырдык. Хәзер озын чиратларда тормыйча, вакытны әрәм итмичә, өйдән генә республика газета һәм...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хештаглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акциядән кукмаралылар да читтә калмады. Без үзебез, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә, әти-әниләрне, якыннарны электрон юл белән газетага яздырдык.

Хәзер озын чиратларда тормыйча, вакытны әрәм итмичә, өйдән генә республика газета һәм журналларына Интернет челтәре аша язылырга мөмкин. Моның өчен иң элек Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) теркәлергә, шуннан соң "Почта России" сайты яки Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы ярдәмендә түләүне башкарырга кирәк.

-Туганнарым газета-журналларга язылырга өлгермәгәннәр иде. Электрон юл белән язылу мөмкинлеген хәбәр иттем әле үзләренә. Кичке якта, йорт-кура тирәсендәге барлык эшләрен төгәлләп кергәннән соң, район газетасына, "Акчарлак", "Ватаным Татарстан" газеталарына, "Салават күпере", "Сөембикә" журналларына язылганнар. Бик уңайлы, таныш-белешләргә дә бу хакта әйтәсе булыр әле, диләр. Мондый мөмкинлекләр тудырылу бик яхшы, - ди Кукмарада яшәүче Дания Миннемуллина.

Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар! "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылу ярты елга - 594 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев