Фото: Кукмара гүзәл затлары “Автоледи” бәйгесендә көч сынашты
Көн темасы

Фото: Кукмара гүзәл затлары “Автоледи” бәйгесендә көч сынашты

Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөрү буенча ике этапта осталыкларын күрсәттеләр

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда “Автоледи – 2018” республика бәйгесенең район туры узды. Анда барлыгы алты хатын-кыз катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөрү буенча ике этапта осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Ләйсән Нәҗметдинова – беренче, Гөлназ Нәҗипова – икенче, Гөлүсә Миннегалиевалар өченче урынны яулады. “Юл йөрү кагыйдәләре” номинациясендә - Энҗе Рәхмәтуллина, “Машина йөртү” номинациясендә Гөлчәчәк Батыркаевалар җиңү яулады, дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.


Нет комментариев