Эш комплекслы бара
"Июнь аенда, июль башында бер-ике тапкыр гына яңгыр яуган булсачы!" Бу сүзләрне "Дружба" агрофирмасы басуларында йөргәндә берничә тапкыр кабатладык. Чәчү дә сыйфатлы итеп башкарылган, үсемлекләрне саклауга да тиешле игътибар бирелгән - элеккеге еллар белән чагыштырганда иген кырларының чисталыгы күзгә ташлана. Әмма явым-төшемнең җитәрлек булмавы уңыш күләмен киметми калмады. Игенче хезмәтенең...
-Без, мөмкинлегебезгә карап, барлык агрочараларны сыйфатлы итеп башкарырга тырыштык. Басулар чүп үләннәргә каршы да тиешенчә эшкәртелде. Шуңа елына күрә уңыш зарланырлык түгел. Тик планлаштырылган ашлык түгел инде бу, - ди агрофирманың баш агрономы Газиз Сафиуллин.
Игеннәрнең булган кадәрен бөртегенә кадәр җыйнап алу өчен хәзер иртә таңнан кичке караңгыга кадәр тир түгәргә туры килә. Эш күләме аз түгел - бөртеклеләр 6654 гектар мәйданда игелгән. Шуның 1295 гектарын уҗым, 5149 гектарын сабан культуралары били. Элеккеге дүрт күмәк хуҗалык җирләре бу, аларда эшне бербөтен итеп алып бару җиңелләрдән түгел. Агрофирманы ике ай элек кенә җитәкли башлаган Виталий Андреев өчен дә зур сынау чоры дияргә мөмкин. Урагын да, салам җыю, җир эшкәртү, көзге чәчүгә техниканы хәзерләү, терлек азыгы туплау, фермаларны ремонтлау кебек кичектергесез эшләрне дә берьюлы алып барырга кирәк бит. Җитмәсә, уракка төшкәч, әледән-әле яуган яңгырлар да бик еш эштән туктата. Әмма яшь җитәкчедән зарлану сүзләре ишетмәдек.
-Техника гына ватылмасын иде. Аны яңадан сафка бастыру алтындай вакытны ала. Ә калганы кеше факторына бәйле. Бу яктан борчылырлыгыбыз юк, комбайнчылар, шоферлар тәҗрибәле, эш рәтен белә торганнардан, - диде ул.
Басуларда комбайнчыларның хезмәте белән танышып йөргәндә моңа үзебез дә инандык. Җиде "Полесье" арыш суктыруга чыккан. Өркеш бүлекчәсендә бу культура уңышы инде тулысынча җыеп алынган. "Дружба" бүлекчәсендә дә бер басуда прессланган салам төргәкләре тезелеп киткән. Ферма янындагы 29 гектарлы кырда исә кызу эш кайный, уңышын бүген үк җыеп бетерәбез дип тырышалар егетләр. Комбайнчылардан Мөхәммәтьяр Мостафин, Хатыйп Фатыйхов, Динар Зиннәтов, Рафик Сәйфуллинны, салам пресслаучы Әмир Каюмов, Рифнур Ярмиев, Рөстәм Шакирҗановларны фотога төшергәч, басу яңадан техника тавышына чумды. Ә без юлыбызны Өркеш ягына дәвам иттек. Биредә дә катнаш культуралар игелгән 55 гектарлы басу кайнап тора: өч "Полесье" урган яшел массаны биш КамАЗ чак ташып өлгерә.
-Сез менә азык культураларының узган елгы уңышын күргән булсагыз! Бөртеге дә басуда калмады, әрәм булмады. Быел да, Алла боерса, булган кадәрен сенаж чокырларына ташып бетергәнче тырышырбыз, - диләр егетләр.
Комбайннарның берсен Үрәсбаштан килеп эшләүче Юлий Богданов иярли. 9 сыйныфны тәмамлаган улы Радион да әтисе янында. Кечкенәдән техника янында кайнашып, тимер-томырның рәтен белеп үсә бу егет. Шушы ук авылдан Владислав Маяковтан да яхшы механизатор чыгачагына шик юк. Янилдә белем алган егет узган ел да кыр эшләрендә катнашкан булган. Өркештән әтиле-уллы Азат һәм Ленар Мөхәммәтҗановлар өчен дә бу беренче генә урып-җыю түгел. Шоферлар - абыйлы-энеле Илшат һәм Маннур Фәхретдиновлар, Азат Гатауллин, Миннегали Галимуллин, Тимербай Булатовлар басу белән Өркеш фермасы арасында өлгер йөриләр. Моңа кадәр уртак тырышлык белән "Дружба" бүлекчәсендә 3600 тонна сенаж салынган инде. Бу темп белән эшләгәндә Өркештәге маллар да азыклы булыр. Әле узган елгы уңыштан салынган сенаж белән силос запаслары да бар икән.
Урып-җыю, терлек азыгы хәзерләү әнә шулай оешкан төстә дәвам итә. Әмма моны әле эшнең башы гына дияргә мөмкин. Саргаеп, өлгереп килүче сабан культураларын, 1500 гектарда игелгән катнаш азыкны, шул кадәр үк мәйдан биләгән кукурузны тулысынча җыеп алганчы эшлисе дә эшлисе әле. Игенчелек елына йомгак ясалган бу көннәрдә һич сынатырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев